Анастасия Грекова

Грекова Анастасия Ивановна (24 ноябрь 1923 ел1 июнь 2000 ел) — галим-иктисадчы, югары мәктәп эшлеклесе. Икътисад фәннәре докторы (1971), профессор (1978). РСФСРның (1984) һәм Башкорт АССРның (1974) атказанган фән эшлеклесе.

Анастасия Грекова
Туган 24 ноябрь 1923(1923-11-24)
Үмер, Киләй авыл шурасы[d], Бакалы районы
Үлгән 1 июнь 2000(2000-06-01)[1] (76 яшь)
Уфа, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре икътисадчы
Эш бирүче Башкорт дәүләт аграр университеты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Анастасия Ивановна Грекова 1923 елның 24 ноябрендә Башкорт АССРның Бәләбәй кантоны (хәзер Башкортстан Республикасының Бакалы районы) Үмәр дигән керәшен татарлары авылында туган.

1950 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын белем ала. Ары аның хезмәт юлы фирка эше белән бәйле була. 1960 елда КПСС Үзәк Комитеты карамагындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә (Мәскәү) белемен камилләштерә.

1953-1956 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы өч еллык өлкә фирка мәктәбендә (Уфа) укыта. 1960 елдан алып СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында Икътисади эзләнү бүлегендә эшли, бер үк вакытта 1966-1969 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыта; 1972-1989 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында фәнни эшләр буенча проректор сыйфатында эшли.

Галим 2000 елның 1 июнендә Уфада вафат була.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

А. Н. Грекованың фәнни тикшеренүләре социализмда рента мөнәсәбәтләренә, киңәйтелгән яңартып җитештерү проблемаларына, колхоз производствосын икътисади дәртләндерүгә багышланган.

50-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Төп гыйльми хезмәтләре:

  • Материальное стимулирование развития колхозного производства. Уфа, 1962;
  • Экономические стимулы повышения доходов колхозов. Уфа, 1966;
  • Вопросы выравнивание экономических условий повышения доходов в колхоза. Уфа, 1972.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1984);
  • Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1974)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү