Аналитик химия — матдәләрнең составын билгеләү методлары турындагы фән.

Аналитик химия
Сурәт
Схематик иллюстрациясе
 Аналитик химия Викиҗыентыкта

Аналитик химиядә тикшерелә торган матдә составына кергән элементларны (ионнарны), радикал яки кушылмаларны билгели торган сыйфат анализы һәм анализлана торган матдәдәге элемент яки кушылмаларның микъдарын билгели торган микъдар анализы була. Тикшерелә торган матдәләрнең составына бәйле рәвештә, аналитик химияне неорганик анализга һәм органик анализга аералар.

Химик анализ турындагы беренче рациональ төшенчәне XVII гасырда инглиз галиме Р. Бойль керткән. Неорганик матдәләрнең эремәдәге сыйфат анализы нигезләрен дә ул салган. Μ. В. Ломоносов тарафыннан беренче тапкыр расланган масса саклану законы микъдар анализының теоретик нигезен тәшкил итә.

Аналитик химия сәнәгатенең күп тармакларында, агрохимия, медицина, ветеринариядә киң практик кулланыш тапты. Бер үк вакытта аналитик химиянең теоретик нигезләре эшләнә.

Сыйфат һәм микъдар анализларының алымнары: авырлык һәм күләм анализлары, электрометрик методлар, оптик методлар (колориметрия, спектрофотометрия) биологик тикшеренүләрдә киң кулланыла. Алар канны, сидек, азык, хайван продуктларын анализлаганда файдаланыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.