Анаксиме́н Милетлы (бор. грек. Ἀναξιμένης) — борынгы грек фәлсәфәчесе, натурфәлсәфә милет мәктәбенең вәкиле. Анаксимандр укучысы.

Ἀναξιμένης
Туган телдә исем Анаксимен Милетлы
Туган БЭК 585 (-585)
Милет[d][1]
Үлгән БЭК 525 (-525)
Милет
Һөнәре фәлсәфәче

 Ἀναξιμένης Викиҗыентыкта

Укытучысы Анаксимандрдан аермалы буларак, Анаксимен әүвәл нигезне ниндидер «аныксыз нәрсәдә» түгел, ә һавада күрә. Бу фикерне ул һаваның үзгәртүчәнлек сыйфатыннан чыгара. Аның фикеренчә, һава куеланганда — суга, җиргә, ташка, ә сыегайганда утка әверелә. Анаксименның бу карашында мөһим идея — предметларның сан һәм сыйфат закончалыгына буйсынып үзгәрүләре ята.

Анаксименның фикере буенча, җан ул — һава. Ул — тәнне үзендә тотып торучы. Ягъни, җан иясенең үпкә белән сулавы — аның яшәвен тәэмин итүче сәбәп.

Анаксимандрдан аермалы буларак, Анаксимен күк җисемнәренең (Кояш, Ай, йолдызлар) урнашкан урыннарын дөресрәк билгели, аларның «тотылулары», Айның фазалары турында гипотезалар әйтә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  1. 1,0 1,1 Notable Names Database — 2002.