Анадолу келәмнәре

Анадолу келәмнәре, шулай да төрек келәмнәре — борынгы тарихы һәм традицияләре белән дөньякүләм танылган традицияләрнең берсе, Төркиянең мәдәни мирасында мөһим урын биләп тора.[1]

Солтан Әхмәт мәчете келәмнәре, Истанбул, 2006 ел

Тарих үзгәртү

Анадолуда келәм тегү тарихы илнең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Иң борынгы келәмнәрнең чыгышы белән бәйле Анатолия җирлегендә борынгы заманнарда хеттлар, фригийлар, ассириялеләр, борынгы фарсылар, әрмәннәр, борынгы греклар һәм Византия империясе кебек мәдәниятләр урнашкан булган. Беренче келәмнәрнең барлыкка килүебезнең эрага кадәр VII гасырда Константинополь шәһәренә нигез салу елларына туры килүе фараз.

Төрек келәмнәре буларак бу традиция XIII гасырда чәчәк ата башлый. Танылган сәяхәтче Марко Поло сүзләренчә, иң яхшы келәмнәр үзәге буларак Госман империясенең Конья шәһәре саналган.[2] XIV гасырда Смирна портыннан чыгарылган өчен "Смирна келәмнәре" дип тә аталган.[3]

Тасвирлама үзгәртү

Анадолу келәм дизайны Урта Азия, роман-эллинистик, Ислам һ.б. традицияләрне берләштерә. Бу үзенчәлекләр, бер яктан, төрки халыкларның тарихы, икенче яктан алар белән тыгыз бәйләнештә яшәгән халыклар мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. Иң мөһим мәдәни йогынтылар Кытай мәдәнияте һәм Исламнан килгән. Бергама һәм Конья келәмнәре Анадолу традициясенең төп дәвамчылары буларак санала.[4]

Анадолуның җирле шәһәрләр һәм базарлар тирәсендә тупланган келәмнәр җитештерүен төрле үзенчәлекләренә карап төп өч өлкәгә бүлеп була. Бу өлкәләрнең исемнәре күпчелек очракта өлкә атамаларыннан гыйбарәт. Бүген көнбатыш, үзәк һәм көнчыгыш Анадолу келәм туку традицияләре мәгълүм.[5]

Анадолуның өч келәм туку традициясе үзгәртү

Көнбатыш Анадолу Үзәк Анадолу Көнчыгыш Анадолу
Җеп материалы сарык йоны, ак төс сарык йоны, күбрәк - ак, шулай да

коңгырт төсләр

сарык яки кәҗә йоны, ак һәм коңгырт төсләр
Җеп йон, ак төс, кайчакта кызыл яки коңгырт төсләргә кертелгән йон, коңгырт, ак төс, кайчакта кызыл яки сары төскә кертелгән йон, күбрәк - коңгырт төстә, шулай да зәңгәр төскә кертелгән
Җепләр саны 2-4 яки күбрәк 2-4 яки күбрәк 2-4 яки күбрәк
Төйнәлү тыгызлыгы юк кайбер вакытта юк
Келәмнең эчке ягы җепләр кабатлана, күпчелек очракта кызыл, шулай да башка төсләр җепләр кабатлана, күпчелек очракта кызыл, сары, шулай да башка төсләр җепләр кабатлана, төрле төстә, күбрәк "яшен" сыман алым
Келәмнең чите килим, кызыл, or төрле төсле сызык килим, кызыл, сары, төрле төсле килим, коңгырт, кызыл, зәңгәр, буйлы-буйлы
Төсмерләр кошинель кызыл, зәңгәр, ак төсләр кошинель кызыл төссез, сары кошинель кызыл төс

Галерея үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Большая иллюстрированная энциклопедия древностей/ пер. с чеш. Б.Б.Михайлов. — 3-е изд.  — Прага: Артия, 1983.  — 496 с.
  • Запаско Я.  П.  Ковроткачество // Очерки по истории украинского декоративно прикладного искусст ва. — Львов, 1969.  — С.66-73

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Anatolian Carpets and Kilims. www.turkishculture.org. 2018-05-22 тикшерелгән.
  2. Turkish carpets/Anatolian carpets - Carpet Encyclopedia | Carpet Encyclopedia. www.carpetencyclopedia.com. 2018-05-22 тикшерелгән.
  3. Евгений Федорович Лудшувейт. Турция: экономико-географический очерк. — Гос. изд-во геогр. лит-ры, 1955. — 410 б.
  4. Eilland, Murray L. (1981). Oriental Rugs - A New Comprehensive Guide (3rd ed.). Boston: Little, Brown and Co.. p. 139. ISBN 0-8212-1127-7. 
  5. O'Bannon, George (1995). Oriental rugs : the collector's guide to selecting, identifying, and enjoying new and vintage oriental rugs (1st ed.). Pennsylvania, Pa.: Courage Press. ISBN 9781561385287. 

Шулай да карагыз үзгәртү