А́мдерма (рус. Амдерма) — Ненец автономияле округының Котып аръягы районындагы бистә (элек — шәһәр тибындагы бистә). Әлегә муниципаль статусы — посёлок (федераль классификатор буенча).

Амдерма
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1933
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Посёлок Амдерма[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Посёлок Амдерма[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 548 (2016)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 20 метр һәм 28 метр
Мәйдан 82,362 км²
Почта индексы 166744
Рәсми веб-сайт amderma.ru
Җирле телефон коды 81857
Карта
 Амдерма Викиҗыентыкта

Халык саны — 541 кеше (2010).[3]

Почта индексы — 166744, ОКАТО коды — 11122000.[4]

География үзгәртү

Бистә Кара диңгезе ярында, Нарьян-Мардан 420 километр төньяк-көнбатыштарак уранаша. Бистә янында Амдерминка елгасы ага. Якындагы тимер юл станциясе Воркутада урнаша (270 км). 20 майдан 30 июльгә хәтле поляр көн, 27 ноябрьдән 16 гыйнварга хәтле — поляр төн.

Тарих үзгәртү

Амдерма 1933 елда плавик шпаты чыгару өчен рудникны төзү сәбәпле нигезләнә. 1936 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала. 1940-елларда рудник ябыла, ләкин Амдерма үз үсешен Арктиканы үзләштеру базасы буларак дәвам итте.

19401959 елларда — Амдерма районы үзәге.

2004 елда бистәгә үзгәртеп корыла.

Халык үзгәртү

Халык саны динамикасы:

1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[3]
3 598 4 516 4 221 5 495 650 541

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[9] 2010[10]
ненецлар 33,9% 46,2%
руслар 49,6% 42,9%
ненецлар 5,1% 6,3%
украиннар 6,9% 4,8%
комилар 6,0% 3,7%

Икътисад үзгәртү

Диңгез порты, аэропорт.

Искәрмәләр үзгәртү