Альбина Грчич (хорв. Albina Grčić; 1999 елның 13 феврале, Сплит[1], Альбина (хорв. Albina) буларак танылган) — хорват җырчысы. Ул карьерасын The Voice Hrvatska, Хорватиянең «Голос» телетамашасының өченче сезонында катнашудан башлый, анда өченче урынны ала. Роттердамда узган «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә Хорватияне «Tick-Tock» җыры белән (ингл. — «Тик-так») тәкъдим итә, әмма финалга чыга алмый.

Альбина Грчич
Туган телдә исем хорв. Albina Grčić
Туган 6 февраль 1999(1999-02-06) (25 яшь)
Сплит, Хорватия
Ватандашлыгы  Хорватия
Һөнәре җырчы

 Альбина Грчич Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Грчич Белградта X Factor Adria ның икенче сезонда Оливер Драгоевичның(рус.) «Ako izgubim te ja» («Әгәр мин сине югалтсам») җыры белән катнаша[2]. Икенче раундка эләккәч, ул шоу җитәкчелеге карары буенча төркемгә керә. Шуңа да карамастан, Альбина тәкъдимне кире кага һәм тамашада катнашуын туктата[3].

2019 елның 7 декабреннән Альбина Грчич The Voice Hrvatska талантлар реалити-шоуының өченче сезонында конкурсант буларак катнаша[4]. Беренче шоуда Грчич Лаура Паузининың(рус.) «En cambio no» җырын башкара[5]. Ике судья, Vanna һәм Давор Гобац Альбинаны хуплыйлар һәм аның остазы булырга теләк белдерәләр, әмма җырчы беренчесен сайлый[6].

2020 елның 11 гыйнварында Грчич китү раундлары вакытында Пинкның(рус.) «A Million Dreams» («Миллион хыял») җырын башкара һәм киләсе раундка уза[7], анда 2020 елның 1 февралендә остазның карары буенча Филипа Руданга каршы парга эләгә. Икесе дә Билли Айлиш(рус.) һәм Халидның(рус.) «Lovely» җырын башкаралар[8]. Нәтиҗәдә Vanna Руданны сайлый һәм ул шоуда катнашуын дәвам итә[9].

Остаз Массимо Савич шул ук вакытта Грчичны үз командасына ала, шулай ул киләсе раундка уза[10]. 2020 елның 8 февралендә Грчич Златан Стипишичның «Nisi više moja bol» («Син минем авырту түгел») җырын башкара[11]. 2020 елның 15 февралендә ярымфиналда Грчич Coldplay(рус.) төркеменең «Fix You» («Сине дәваларга») җырын башкара һәм финалга уза[12], анда остазы Савич белән «Suze nam stale na put» («Күз яшьләре безгә комачаулый»), MayaSar җырчының «Korake ti znam» («Мин аның адымнарын беләм») һәм «En cambio no» җырын җырлый[13]. Ул, Винко Кемераш һәм Филипп Руданнан гына калышып, гомуми зачётта өченче урынны ала[14].

Грчич The Voice та өченче урынны яулаганнан соң, Universal Music Croatia тавыш яздыру компаниясе белән контракт төзи[15]. 2020 елның 16 февралендә аның «Imuna na strah» («Куркуга карамый») дебют синглы чыгарыла[16]. 2020 елның декабрендә Хорватиянең милли сайлап алуында Грчичның «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә катнашачагы игълан ителә[17]. Ул Бранимир Михалевич, Макс Циннамон һәм Татьяна Буклияш-Бакич язган «Tick-Tock» җыры белән чыгыш ясый[18]. Ул барлыгы 198 балл ала (жюри һәм телетавыш бирү нәтиҗәләре буенча) һәм беренче урынны яулый, бу аңа Хорватияне «Евровидение-2021»дә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә[19].

2021 елның 18 маенда ул Роттердамда «Евровидение-2021» бәйгесендә сәхнәдә чыгыш ясаса да, финалга уза алмый[20].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Vesković, Đorđe (25 December 2020). Upoznajte učesnike Dore 2021: Mlade nade (1. deo) (sr). evrovizija.rs. 6 February 2021 тикшерелгән.
  2. Albina zna što želi: Severinine pjesme nikad ne bih pjevala (Croatian). 24sata (20 April 2015). 28 December 2020 тикшерелгән.
  3. Albina Grčić je odustala od X Factora (Croatian). Dalmacija News (28 April 2015). 28 December 2020 тикшерелгән.
  4. Bujica emocija na početku nove sezone The Voicea (Croatian). Jutarnji list (7 December 2019). 28 December 2020 тикшерелгән.
  5. Ivanković, Helena (7 December 2019). Ja s 18 nisam znao pjevati kao ti (Croatian). Index. 28 December 2020 тикшерелгән.
  6. Splićanka oduševila u Voiceu: studentica povijesti i engleskog jezika prošla dalje, bodrila je baka Anđelka (Croatian). Slobodna Dalmacija (7 December 2019). 28 December 2020 тикшерелгән.
  7. The Voice ušao u novu fazu: vidjeli smo prvu emisiju Nokauta (hr). Jutarnji list (11 January 2020). 28 December 2020 тикшерелгән.
  8. Rožman, Klara (4 February 2020). Filip i Albina izvedbom pjesme Billie Eilish u The Voiceu osvajaju YouTube (hr). Jutarnji list. 28 December 2020 тикшерелгән.
  9. Stranci oduševljeni Albinom i Filipom: Ne mogu ih prestati slušati, plačem (Croatian). Večernji list (2 February 2020). 28 December 2020 тикшерелгән.
  10. Snimka mlade Splićanke iz 'The Voicea' koju uspoređuju s našom poznatom pjevačicom oduševila svijet (Croatian). tportal.hr (3 February 2020). 28 December 2020 тикшерелгән.
  11. Musilin, Mia (19 February 2020). Finalisti Voicea uvjereni da će se i za deset godina baviti glazbom (Croatian). Gloria. 28 December 2020 тикшерелгән.
  12. Splićanka Albina Grčić briljirala na pozornici i izborila finale (Croatian). Dalmacija danas (15 February 2020). 28 December 2020 тикшерелгән.
  13. Albina se nakon finala o svemu oglasila na Instagramu (Croatian). Večernji list (23 February 2020). 28 December 2020 тикшерелгән.
  14. Pobjednik treće sezone Voicea je Vinko Ćemeraš! Pogledajte njegov, ali i impresivne nastupe Albine, Bernarde i Filipa (Croatian). tportal.hr (23 February 2020). 28 December 2020 тикшерелгән.
  15. Rožman, Klara (26 February 2020). Što rade finaliste The Voicea nakon što su se ugasile kamere? (hr). Jutarnji list. 28 December 2020 тикшерелгән.
  16. Mataja Raos, Sanja (26 October 2020). Albina objavila debitanski singl "Imuna na strah" (hr). Narodni radio. әлеге чыганактан 2021-02-26 архивланды. 28 December 2020 тикшерелгән.
  17. Farren, Neil (15 December 2020). Croatia: Dora 2021 Finalists Revealed. eurovoix. 18 December 2020 тикшерелгән.
  18. Komunikacije HRT-a (15 December 2020). Rezultati natječaja za Doru 2021. (hr). Hrvatska radiotelevizija. 18 December 2020 тикшерелгән.
  19. Davies, Megan (13 February 2021). Croatia: Albina To Eurovision 2021. eurovoix.
  20. Albina nije u finalu Eurosonga! (2021-05-19).