Альберт (ингл. Lake Albert) — Көнчыгыш Африкадагы күл.

Альберт
Сурәт
Күлгә коючы елгалар Семлики[d], Нкуси[d] һәм Музизи[d]
Күлдән ага торган елгалар Ак Нил
Су җыю бассейны Нил бассейны[d]
Объектның бассейны илләре Конго Демократик Җөмһүрияте
... хөрмәтенә аталган Альберт Саксен-Кобург-Готский[d]
Дәүләт  Уганда
 Конго Демократик Җөмһүрияте
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 619 метр
Озынлык 160 km
Киңлек 30 km
Вертикаль тирәнлек 58 метр
Мәйдан 5270 км²
Күләм 132 000 гектометр кубический
Карта
 Альберт Викиҗыентыкта

География үзгәртү

Уганда һәм Конго Демократик Республикасы чигендә, Көнчыгыш Африка рифт үзәнендә урнашкан. Угандада — Ньянца (ингл. Nyanza) Конгода (Заирда) 1973—1997 елларда президент Мобуту хөрмәтенә Мобу́ту-Се́се-Се́ко (фр. Mobutu Sese Seko) дип аталган.

Диңгез биеклеге - 615 м. Мәйданы — 5300 км², иң зур тирәнлеге — 58 м.

Яр буйлары аз ергаланган, башлыча текә; күл төбе җәенке. Альберт күлендә Семлики (Эдуард күленнән чыга) һәм Виктория-Нил (Виктория күленнән чыга) елгалары коя, Нил (Ак Нил) инешләренең берсе Альберт-Нил күлдән чыга. Күлнең көньяк өлеше, Семлики койган урын бик нык сазланган. Күлдән көньяктарак Рувензори сырты урнашкан, ә төньяк-көнбатыш яр буйларында Зәүгәр таулар күтәрелә.

Өске катламында су температурасы 30 °C ка кадәр барып җитә.

Күл балыклы (40 төрдән күбрәк: нил алабугасы, юлбарыс балыгы һ. б.). Суднолар йөрешле; төп портлары — Бутиаба (Уганда) һәм Касеньи (Конго ДР).

1864 елда инглиз сәяхәтчесе Сэмюэл Уайт Бейкер тарафыннан ачыла һәм Британия королевасы Викториянең тормыш иптәше Альберт Саксен-Кобург-Готлы хөрмәтенә атала.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Географический энциклопедический словарь: Географические названия / Гл. ред. А. Ф. Трешников; Ред. ко.: Э. Б. Алаев, П. М. Алампиев, А. Г. Воронов и др. — М.: Сов. энциклопедия, 1983.
  • Большая Советская энциклопедия, третье издание. — М.: Советская Энциклопедия, 1970-77 (электронная версия — М.: Научное издательство «Большая Российская энциклопедия», 2004.)
  • Philip's World Atlas & Encyclopedia. London: George Philip Ltd, 1999. P. 14.