Алъяпкыч — күбесенчә өй шартларында һәм эш вакытында киелүче өс киеме. Аны ирләр дә, хатыннар да кия. Күбесенчә кием өстенә киелә. Төп бурычы булып, үз астындагы киемне пычрак төшүдән саклау тора.

Аш-су (хуҗабикә) алъяпкычы

Функциясенә карап бүленеше:

Тарих үзгәртү

Беренче алъяпкычлар Борынгы Мисырда ук кулланылганнар, анда аларны дәүләттә хезмәт иткүче ир-атлар кулланган.

Бай французлар 17-18 гасырларда табелье дигән алъяпкыч кигәннәр.

ССРБда укучы кызлар ак алъяпкычны бәйрәмнәрдә, ә кара алъяпкычны калган көннәрдә кигәннәр.

Татарларда үзгәртү

Казан татарларында, бигрәк тә яшь кияүләр һәм яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Мәсәлән, яшь кияү беренче елында көтү каршысына чыкканда кыз бирнәсенә килгән кияү күлмәк-ыштанын киеп, чигешле ак киндер алъяпкыч бәйли торган була. Яшь киленнәрдә һәм җиткән кызларда алъяпкыч өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән. Әүвәлрәк аны эре шакмаклы, сөрмәләп, алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан күкрәкчәле итеп теккәннәр. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эш­ләнгән. Бу очракта төсләрнең кон­траст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә то­ра, күркәмлек кенә өсти.

Борынгырак заманнарда фәкать күкрәкчәле алъяпкычлар гына булса, XX йөз башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Бу вакытларда татар хатын-кызлары арасында төрле төстәге фәбрик тукымасыннан (ситсы, зәйтүн) эшлән­гән яңа формадагы: төрешле, аркалы, култыклы, канатлы һ.б. төрле алъяпкычлар тарала. Ак коленкордан яки кара зәйтүннән тегелгән алъяпкычларның итәк очын һәм күкрәк өлешен чигеп эшләргә яратканнар. Печән һәм урак вакытларында буй җиткән кызлар һәм яшь киленнәр күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч бәйләп, җиңсә кигәннәр. Керәшен татар хатын-кызлары да бу вакытта алъяпкычны күбрәк ачык төстәге (яшел, ал, зәңгәр) зәйтүннән таккан итәк куеп һәм итәк очына ике-өч рәт тасма бастырып эшлә­гәннәр. Мондый гадәт, ягъни кыз­лар алъяпкычын чигү яки аны төр­ле төстәге тасмалар белән бизәү бүгенге көндә дә яшәп килә.

Ука-Сыры бассейнында яшәүче мишәрләрдә, Себер һәм Әстерхан татар­ларында исә алъяпкыч (ирендә һәм хатынында) күбрәк эш киеме булып хезмәт итә.

Чыганаклар үзгәртү