Алкалоидлар (урта гасыр лат. alkali — селте һәм гр. eidos — төр) — составында азот булган табигый чыгышлы органик нигезләр. Структур яктан күп төрлеләр, физиологик активлыкка ияләр. Алкалоид молекуладагы күмер тудыргыч азот каркасының төзелеше (пиридин, хинолин, акридин, изохинолин, хиназолин, фенилэтиламин һ.б. төркем, шулай ук стероидлы, колхицинлы, терпенлы һ.б. төркем алкалоидлар), сирәк очракта — филогенетик билгеләре (бер затка караган үсемлекләр составындагы матдәләр бер төркемгә кертелә) буенча классификацияләнә. Идел һәм Урал буе флорасы алкалоидлы үсемлекләргә бай: аютабан, камчат чәчкә, сөял үләне, елан көпшәсе һ.б. А. (морфин, кофеин, кодеин, пилокарпин, галантамин, папаверин, атропин, резерпин, эфедрин, аймалин һ.б.) медицинада, ветеринариядә кулланыла. Кайсыбер алкалоидлар – көчле агулар (аконитин, стрихнин, тубакурарин, гелиотрин һ.б.).

Чыганак үзгәртү