Алинә Илназ кызы Заһитова (2002 елның 18 мае, Ижау, Удмуртия, Россия) — Россиянең тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда чыгыш ясый. Олимпия чемпионы (2018, ялгыз шуу), Евpопа чемпионы (2018, ялгыз шуу), Дөнья чемпионы (2019, ялгыз шуу). 2018 елгы Кышкы Олимпиаданың алтын (ялгыз ярыш) һәм көмеш (команда ярышы) медальләре иясе. Кыска программада тарихи дөнья рекорды иясе. Дөньяда барлык титулларны (олимпик, дөнья, Евpопа, гран-при) алган бердәнбер Россия фигуралы шуучысы.

Алинә Заһитова
Туган телдә исем Алинә Илназ кызы Заһитова
Әйтелеш
Туган 18 май 2002(2002-05-18) (21 яшь)
Ижау, Удмуртия, Россия
Яшәгән урын Ленин районы[1]
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Дуслык урдᴎны (РФ) [2][3]
Олимпия чемпионы (2018, ялгыз шуу),
Евpопа чемпионы (2018),
Дөнья чемпионы (2019),
Кышкы Олимпия уеннары 2018 алтын һәм көмеш медале

 Алинә Заһитова Викиҗыентыкта

Россия чемпионы (2018), Гран-при финалының җиңүчесе (Япония, 2017).

Дөнья чемпионы (яшүсмерләр, 2017).

Олимпия уеннарында шәхси ярышының кыска программасында яңа дөнья рекордын куя (82.92 балл).

Россиянең халыкара класстагы атказанган спорт остасы (2017). Дуслык ордены кавалеры (2018).

Буе — 160 см. Тренеры — Этери Тутберидзе, Сергей Дудаков, хореограф — Этери Тутберидзе, Даниил Глейхенгауз.

Алинәнең шуу техникасы үзенчәлекле: ул барлык сикерүләрне программаның икенче өлешендә ясый, шуның өчен 10% балл артык ала. Иң авыр сикерү элементы: өчле лутц һәм өчле риттбергер — дөньяда иң авыр сикерүләр каскады булып санала.

Гаилә үзгәртү

Алинәнең әтисе Илназ Заһитов Актаныш районы Татар Әҗбие авылында[4] туган күренекле хоккейчы, 2015—2016 елларда Ижауда «Ижсталь» хоккей такымы баш тренеры булып эшләгән. Әнисе — Ләйсән, әбисе Дилә.

Ата-анасы Алинәгә исемен чыгышы белән татарлардан булган мәшһүр спортчы Алинә Кабаева хөрмәтенә куша.

Алинә Заһитованың сеңлесе Сабинә Заһитова шулай ук тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә.

2007—2015 елларда Алинә Ижауда шуу белән шөгыльләнә (беренче тренеры Наталья Антипина), яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 2016 елда Мәскәүгә күченә, анда танылган тренер Этери Георгий кызы Тутберидзе төркемендә күнегүләр башлый, шул ук төркемдә сәләтле спортчы Евгения Медведева да шөгыльләнә.

Биография үзгәртү

2018 елның гыйнварында Алинә баш көндәше Медведеваны җиңеп, Евpопа чемпионы була һәм Олимпия командасында керә.

Пхёнчхандагы Олимпия уеннарында команда составында команда ярышларында көмеш медаль яулый.

Шәхси ярышларда кыска программада Заһитова өчле лутц — өчле риттбергер каскадын, шулай ук өчле флип һәм икеле аксель сикерүләрен башкара һәм 82,92 балл җыеп, кыска программада баллар суммасы буенча яңа дөнья рекордын куя һәм беренче урында урнаша[5]. Ирекле программада 11 сикерүне дә чиста башкара, баллар суммасы буенча беренче урынны ала һәм 15 яшендә алтын медаль яулый[6].

2018 елның 3 ноябрендә Гран-при Һелсинки 2018 ярышында 215,29 балл белән җиңә[7].

2018 елның 16 ноябрендә Гран-при Мәскәү Rostelecom Cup 2018 ярышында кыска программада яңа дөнья рекордын куя — 80,78 балл (үз рекордын яңарта)[8][9]. Әлеге ярышны алтын медаль белән тәмамлый.

2019 елның 20—22 мартында Япониянең Сайтама шәһәрендә узган дөнья ярышында кыска программада 82,08 балл, произволь программада 155,42 балл җыеп (барлык сумма 237,50) алтын медаль яулый[10]. Бу җиңүдән соң Алинә дөньяда бөтен мөмкин булган титулларны ала. Моңарчы Россия тарихында бу нәтиҗәгә беркем ирешми.

2019—2020 еллар сезонында ике Гран-при этабында чыгыш ясый: Франциядә көмеш медаль яулый[11], Япониядә бакыр медаль яулый[12]. Декабрь башында Гран-при финалында алтынчы урында урнаша.

Декабрьда «Первый канал»ның «Время» тапшыруында фигуралы шууда ярыш карьерасын туктатып тору турында игълан итә[13].

Дөнья рекордлары үзгәртү

Яңа хөкемдар системасы буенча Алинә Заһитова кыска, произволь программаларда һәм баллар суммасы буенча абсолют рекорд иясе булып тора.

Кыска программада рекорд
Дата Балл Чара Искәрмә
16 ноᴙбрь, 2018 80.78 Rostelecom Cup 2018 Опера өрәге, Ллойд Уэббер көе

Рекордны Рика Кихира Гран-при финалы 2018 дә яңарта.

27 сентябрь, 2018 79.93 Nebelhorn Trophy 2018
Ирекле программада рекорд
Дата Балл Чара Искәрмә
28 сеʜтябрь, 2018 158.50 Nebelhorn Trophy 2018 Кармен, Жорж Бизе көе

Рекордны Александра Трусова Ондрей Непела Мемориалы 2019 да яңарта.

Ике программа суммасы буенча рекорд
Дата Балл Чара Искәрмә
28 сеʜтябрь, 2018 238.43 Nebelhorn Trophy 2018 Рекордны Александра Трусова Ондрей Непела Мемориалы 2019 да яңарта.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ландыш Әбүдарова. Аккошларны ак килеш саклагыз! «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар саны, 24-25 бб.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://gytely.info/udmurtia
  2. Путин вручил госнаграды российским спортсменам-призерам Олимпиады. ТАСС, 28.02.2018
  3. Путин вручил госнаграды призерам Олимпиады. ФГБУ «Редакция «Российской газеты», 28.02.2018
  4. Татар Әҗбие — 1970 елларда Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасында калган авыл
  5. Олимпиада-2018. Загитова выиграла короткую программу, Медведева – 2-я
  6. Олимпиада-2018. Загитова завоевала золото, Медведева – серебро
  7. Алинә Заһитова Финляндиядә Гран-при этабында “алтын” яулады. Татар-информ
  8. Россия тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова яңа дөнья рекорды куйды. Татар-информ
  9. Алина Загитова выиграла короткую программу с мировым рекордом! Короткая программа. Rostelecom Cup. YouTube
  10. Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында җиңде. Татар-информ
  11. Косторная выиграла Гран-при Франции с преимуществом в 20 баллов, Загитова – 2-я
  12. Косторная выиграла Гран-при Японии, Кихира – 2-я, Загитова – 3-я
  13. Алина Заһитова карьерасын туктатып торды. Татар-информ