Алексей Баранников

Алексей Петрович Баранников (1890-1952) - совет филологы һәм индологы, СССРда хәзерге һиндстан телләрен өйрәнү мәктәбенә нигез салучы. Филология фәннәре докторы, Ленинград дәүләт университеты профессоры , СССР Фәннәр академиясе академигы (1939), СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты директоры (1938-1940).

Алексей Баранников
Туган 9 (21) март 1890[1]
Золотоноша, Палтау губернасы, Россия империясе[2]
Үлгән 5 сентябрь 1952(1952-09-05)[3] (62 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР[2]
Күмү урыны Комарово бистә зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер историко-филологический факультет Киевского университета[d]
Һөнәре филолог
Эш бирүче СПДУ Көнчыгыш факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: филология
Эш урыны: СПДУ Көнчыгыш факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Мәшһүр шәкертләр: В. М. Бескровный,
В. С. Воробьёв-Десятовский, Г. А. Зограф, В. И. Кальянов

Биографиясе үзгәртү

Полтава губернасының Золотоноша шәһәрендә, эшче сыйныф гаиләсендә туган [4] . Матди яктан тәэмин ителмәгән булу сәбәпле, ул гимназияне (экстерн) һәм Киев университетының тарих-филология факультетын зур авырлык белән тәмамлый. Эшчәнлеге һәм ныкышмалыгы аркасында, Баранников университетта калдырыла һәм үзен фәнни эшчәнлеккә багышлый. У.л борынгы телләрне: латин һәм грек телләрен яхшы белә иде, ләкин аеруча санскрит һәм яңа һинд телләре белән кызыксына.

1916-1917 елларда Педагогика академиясендә югары курсларда укыта . 1917 елдан - доцент, ә 1919 - 1921 елларда - Самара университеты профессоры. 1921 елда А. П. Баранников Петроградка кайта һәм 1921 елга кадәр Рус музееның галим сакчысы булып эшли.[4] . 1921 - 1938 елларда ул Ленинградның Көнчыгыш телләр институты профессоры, ә 1922 елдан гомеренең ахырына кадәр - Ленинград дәүләт университеты профессоры [4].

Бөек Октябрь инкыйлабына кадәр Россиядә яңа Һинд телләре очраклы рәвештә яки практик максатларда гына өйрәнелә. Индустанның әдәби формаларының берсе булган Урду теленә бераз күбрәк игътибар бирелә. 1920 нче елларда А. П. Баранников яңа Һинд теле һәм әдәбият белеме проблемаларын фәнни эшкәртүне гамәлгә кую инициаторы була.

1934 елда А. П Баранников СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтына эшкә керә - башта өлкән фәнни белгеч, аннары яңа Һинд кабинеты башлыгы (1936-1938), директоры (1938-1940) һәм соңрак - һинд филологиясе секторы мөдире (1941-1950)[4] .

1930 нчы елларда Ленинград дәүләт университетында һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләп, ул бик зур фәнни һәм педагогик эш җәелдерә, СССР да беренче тапкыр урду теле, һинди теле, маратхи, бенгали һәм пәнҗаби кебек Яңа һинд телләрен өйрәнүне оештыра. 1935 елда А. П. Баранников филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек була (диссертация якламыйча), һәм 1939 елда СССР Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана [4].

Ул Һиндстанның урта гасыр һәм хәзерге телләрен, борыңгы һинд әдәбиятын, шулай ук чегәннәр телен, көндәлек тормышын, фольклорын һәм тарихын өйрәнү буенча бик күп хезмәтләр яза. Төрмә жаргонын өйрәнү буенча берничә әсәр авторы.

Комаровода күмелгән. Комаров зиратындагы каберлек Санкт-Петербургның Курорт районының федераль дәрәҗәдә сакланучы мәдәни-тарихи мирасына керә, ә Комарово Некрополе составында ЮНЕСКО эгидасы астында саклана. Хәзерге вакытта (2008) һәйкәл җимерелгән.

Бүләкләре үзгәртү

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Хиндустани (урду и хинди) (2 ч., 1934).
  • The Ukrainian and South Russian Gypsy dialects, Leningrad, 1934.
  • Перевод — «Прем Сагар» Лаллу джи Дала (1937).
  • Перевод «Рамаяны» Тулсидаса (1948).
  • Индийская филология. Литературоведение, М., 1959.
  • Флексия и анализ в новоиндийских языках. «Уч. зап. ЛГУ. Серия востоковедческих наук», 1949, в. 1.

Гаиләсе үзгәртү

Ул тел белгече Ольга Николаевна Никоновага өйләнгән. Балалары: индолог Петр Баранников (1925-2007) [5], ихтиолог Ирина Баранникова (1926 б.) [6] .

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • [Баранников Алексей Петрович Алексей Баранников] — ЗСЭ
  • Баранников, Алексей Петрович // Краткая литературная энциклопедия. Т. 1: Аарне — Гаврилов. / Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Советская энциклопедия, 1962. — Стб. 442.
  • Бескровный В. М., Кальянов В. И., Памяти акад. А. П. Баранникова // «Известия АН СССР. Отд. литературы и языка», 1953, т. 12, в. 1;
  • Зограф Г. А. Становление новоиндийской филологии в Ленинграде // «Учёные записки Института востоковедения АН СССР», 1960, т. 25;
  • Милибанд С. Д. Биобиблиографический словарь отечественных востоковедов (с 1917 г.). Кн. 1. М., 1995.
  • Баранников, Алексей Петрович / Серебряный С. Д. // «Банкетная кампания» 1904 — Большой Иргиз. — М. : Большая российская энциклопедия, 2005. — С. 26. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 3). — ISBN 5-85270-331-1.
  • Челышев Е. П. Душа его навсегда останется в Индии. 100 лет со дня рождения академика А. П. Баранникова // Вестник АН СССР, 1990, № 9;
  • Иодко О. В. Баранников Алексей Петрович // Ученые — фондообразователи Санкт-Петербургского филиала Архива Российской академии наук : Краткий биографический справочник : А—В / науч. ред. и сост. Е. Ю. Басаргина, И. В. Тункина. — СПб. : Реноме, 2018. — С. 40—41. — 196 с. — (Ad fontes. Материалы и исследования по истории науки ; т. 13). — ISBN 978-5-00125-105-7. — doi:10.25990/x87c-jb02.

Сылтамалар үзгәртү