Александр Супонинский

Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Супонинский.

Супонинский Александр Анатольевич (1978) - Россия Герое.

Тормыш юлы үзгәртү

Супонинский Александр Анатольевич 1978 елның 3 апрелендә Чирмешән районының Шешминка авылында туган. 1995 елда мәктәпне тәмамлап Чистай совхоз-техникумында укый, техник-металлист белгечлеге ала. 1998 елда армия сафларына алына, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. 2000 ел башыннан Чечен Республикасындагы сугышчан бәрелешләрдә катнаша. 2000 елның 29 февралендә өлкән сержант Супонинский 6нчы рота составында Шатой районында 776.0 биеклегендә оборона тота. Десантчылар позициясен боевикларның күп санлы көчләре атакалый. Өлкән сержант Супонинский аягы яраланган хәлдә автоматтан бандитларны утка тотуын дәвам итә. Боевикларның соңгы ыргылышына десантчылар бары дүрт автомат белән каршы тора. Сугышның ни белән бетәсе ачыклангач, әфисәр кушуы буенча Супонинский ярдан сикерә, исән калып, үзенекеләр янына барып чыга. Төньяк Кавказда законсыз кораллы формированиеләрне бетерүдәге батырлыгы өчен Россия Президентының 2000 ел 12 март 484 санлы Указы белән Супонинский Александр Анатольевичка Россия Федерациясе Герое исеме бирелде, аңар «Алтын Йолдыз» медале тапшырылды. Хәзер Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә, полиция өлкән лейтенанты.

Сылтамалар үзгәртү