Александр Орловский

Орловский Александр Осипович (пол. Aleksander Orłowski; 9 март 1777 ел, Варшава13 март 1832 ел, Петербург) — Россия империясе рәссамы. Баталия һәм жанрлы әсәрләр авторы, чыгышы белән поляк [9].

пол. Aleksander Orłowski
Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Реч Посполита
 Варшавское герцогство[d]
Польша патшалыгы[d]
Туу датасы 9 март 1777(1777-03-09)[2][3][4][…]
Туу урыны Варшау, Реч Посполита[5][2][6]
Үлем датасы 13 март 1832(1832-03-13)[2][3][4][…] (55 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, Россия империясе[5][2][6]
Һөнәр төре рәссам, художник-акварелист, иллюстратор, литограф, pastellist, рәсемче
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d][7], иллюстрирование[d][7] һәм графика[d][7]
Активлык урыны Варшау[2] һәм Санкт-Петербург[2]
Әгъзалык Краковское научное общество[d][6]
Жанр батальный жанр[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган polskipetersburg.pl/hasla/orlowski-aleksander(пол.)
Әсәрләр җыентыгы АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Print Collection[d][8], Национальный музей в Варшаве[d], Национальный музей (Познань)[d], Национальная картинная галерея Армении[d], Силезский музей[d], Национальный музей[d], Музей искусств в Лодзи[d] һәм Беларусь Республикасының Милли сәнгать музее[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Reference Library[d]
Commons Creator бите Aleksander Orłowski
 Александр Орловский Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Бию укытучысы. Рәссамның шаян сүрәтләре күп булган
 
Денис Давыдов

Александр Осипович Орловский бай булмаган шляхта гаиләсендә туган. Кенәзбикә Изабелла Чарторыйская, очраклы гына аның сурәт төшерүгә осталыгын күреп калып, булачак рәссамны Варшавада яшәгән рәссам Ж. Норблен де ла Гургенга укырга биргән. Патриотлыгы, мажаралар яратуы Орловскийны 1794 елда хәрби хезмәткә китерә, поляк гаскәре сафында ул Костюшко баш күтәрүендә катнаша. Шунда яраланып, Варшавага кире кайта. Биредә ул тәртипсез тормыш рәвеше алып бара башлый, хәтта фокусник труппасына кереп ала. Норблен, аның артистлык талантын таныса да, азып-тузып йөрүеннән туктатырга тырышып, үзе янына ала. Шуннан бирле Орловский үзен тулысынча сәнгатькә багышлый, ул хәтта Варшавада танылу яулый башлый. Шуннан соң Литвада бер ел яшәп ала, дворяннарның, гади халыкның көнкүрешен өйрәнеп, урыннан урынга күчеп йөри. Варшавага кире кайткач, кенәз Юзеф Понятовскийга якынаеп ала, поляк аристократиясе арасына керә.

Рәссам Россиядә үзгәртү

1802 елда Санкт-Петербургка килә, биредә аны бөек кенәз Константин Павлович якынайтып ала, Орловский уларның өендә урнаша, сурәтләре, карикатуралары белән җәмгыяттә таныла башлый. Россияне яхшырак өйрәнер өчен Мәскәүгә, Новгородка һәм башка төбәкләргә сәяхәт кыла; моннан тыш Франция, Италия һәм Германияда булып кайта. 1809 елда «Казаклар бивуагы» дигән әсәре өчен Санкт-Петербург Рәсем сәнгате академиясе аңа академик исеме бирә. 1819 елда ул генераль штабка хәрби киемнәр буенча рәсем төшерергә алына.

Орловский — зирәк, үткен, әммә кешедә, фигураларда төп чалымнарны эләктереп алса да, бик җентекләп эшләп тормый торган рәссам. Эрмитажда куелган майлы буяу белән төшерелгән рәсемнәрдән тыш ул бик күп каләм, каурый, акварель белән эшли, бу эшләре патша гаиләсе һәм сәнгать сөючеләрнең альбомнарында торып кала. Ул казакларны, башкортларны, җайдакларны төшерергә ярата, аларны үзе литографиягә күчереп куя [10].

Орловский А. С. Пушкинның «Руслан һәм Людмила» дигән поэмасында да телгә алына:

Бери свой быстрый карандаш,

Рисуй, Орловский, ночь и сечу!

Пушкин Орловскийны шулай ук « Арзрумга сәяхәт» дигән әсәрендә дә телгә ала:

У кибиток… пасутся уродливые, косматые кони, знакомые вам по прекрасным рисункам Орловского.

Фотогалерея үзгәртү

 
Атлы башкорт. 1823
 
Башкорт җайдагы. 1810 нчы еллар
 
Башкорт
 
Башкорт сугышчылары
 
Җирән атлы җайдак
 
Башкорт
 
Каләм эшләре
 
Башкорт җайдаклары

Әдәбият үзгәртү

  • Орловский, Александр Осипович // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #66736959 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 RKDartists
  3. 3,0 3,1 Benezit Dictionary of ArtistsOUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
  4. 4,0 4,1 Printseva G. A. Orlovsky, Aleksandr // Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2018. — ISBN 978-1-884446-05-4doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T063871
  5. 5,0 5,1 Орловский Александр Осипович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  6. 6,0 6,1 6,2 http://tnk.krakow.pl/czlonkowie/orlowski-aleksander/
  7. 7,0 7,1 7,2 Czech National Authority Database
  8. http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/131635
  9. Орловский Александр Осипович(үле сылтама)
  10. Орловский Александр Осипович (1777-1832)