Александр Васильченко

Александр Васильченко, Александр Григорий улы Васильченко (укр. Васильченко Олександр Григор'євич, 1911 елның 11 (24) ноябре, Курск губернасы, Яңа Оскол районы, Иске Безгинка — 1960 елның 8 ноябре, Казан) — 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1957), «Пе-2» пике ясаучы бомба ташлаучы очкычларның очучы-сынаучысы. 1943-1960 елларда Казанда яшәгән һәм авиация заводында хәрби очучы-сынаучы булып эшләгән. ССРБ атказанган очучы-сынаучысы (1960), полковник (1956). Барлык очыш вакыты — 4 167 сәгать, яки 3,5 млн км[1].

Александр Васильченко
Туу датасы 24 ноябрь 1911(1911-11-24)
Туу урыны Русия империясе, Курск губернасы, Яңа Оскол өязе, Иске Безгинка
Үлем датасы 8 ноябрь 1960(1960-11-08) (48 яшь)
Үлем урыны Казан
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре авиация авиация
Дәрәҗә полковник
Җитәкчелек иткән рота
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены
[[commons:Category: Aleksandr Vasilchenko Викиҗыентыкта|Александр Васильченко]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1911 елның 11 (24) ноябрендә (вариант: 1911 елның 25 декабре[2]) Курск губернасы Яңа Оскол өязе (хәзерге Белгород өлкәсенең Яңа Оскол районы) Иске Безгинка авылында керәстиян гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Винница өлкәсе Бар шәһәрендә индустрия техникумын (1931), Киев химия-технология институтының рабфагын (1932), 1нче курсын (1933) тәмамлаган. 1933 елда Кызыл гаскәргә чакырыла. Сталинградта хәрби авиация мәктәбендә укый башлаган, Харкауда авиация мәктәбен тәмамлаган (1936). 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында катнаша, «СБ» бомба ташлаучы очкычта 24 хәрби очыш ясый. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышында. Казан һәм Иркутск авиация заводларыннан фронтка «Пе-2» бомба ташлаучы очкычларын илтеп җиткерүче отряд белән җитәкчелек итә. 1943 елдан Казанда С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында яңа төр хәрби очкычлар сынаучысы булып эшли. 1957 елның 1 маенда яңа төр очкычларны сынаганда күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

1960 елның 8 ноябрендә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак була (вариант: гаражда ис тиеп үлә) [3]. Казанның Арча зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Васильченко урамындагы һәйкәл
  Тышкы рәсемнәр
  Туган авылында куелган Һәйкәл (бюст).

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Герои-белгородцы. Воронеж, 1972.
  2. Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  4. Завод стратегического значения. К.: «Вертолет» нәшрияты, 2002
  5. Симонов А.А. Заслуженные испытатели СССР. М.: «Авиамир», 2009.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү