Александра Токарева

Александра Васильевна Токарева (1926 елның 26 июле1992 елдың 1 марты) — совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Пенза өлкәсе дуңгызлар симертү буенча түбән Новомово колхозара базасының дуңгызчысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Җенес хатын-кыз
Туу датасы 26 июль 1926(1926-07-26)
Туу урыны Пенза өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлем датасы 1 март 1992(1992-03-01) (65 яшь)
Үлем урыны Верхний Ломов[d], Түбән Ломов районы, Пенза өлкәсе, Россия
Бүләкләр
Социалистик Хезмәт Каһарманы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Александра Токарева 1926 елда Пенза өлкәсенең Түбән Ломов районы Югары Ломов авылында туа. Башлангыч белемне авылда ала. 1941 елда фабрика-завод укыту мәктәбен тәмамлый һәм үз теләге белән фронтка китә.

Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү янанда Зенит-прожектор полкында хезмәт итә. 1945 елда Кызыл армиядән демобилизацияләнә. Югары Ломовның "Победа"шырпы фабрикасында автоматчы булып эшли башлый.

Даими төнге сменалар булу сәбәпле 1966 елда дуңгыз фермасына күчә. Лаеклы ялга чыкканчы фермада эшли. Югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә. 1971 елда СБКФ әгъзалары сафына баса.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1971 елның 8 апрелендәге Указы белән авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм терлекчелектәге рекорд күрсәткечләре өчен Александра Васильевна Токаревага Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.

1980 еллар уртасында пенсиягә чыга.

Югары Ломов авылында яши. Александра Васильевна Токарева 1992 елның 1 мартында вафат була.

Бүләкләре

Хезмәттәге уңышлары өчен аңа лаек була:

Чыганаклар үзгәртү

  • Пензенцы - Герои Социалистического Труда. - Пенза, 1988.

Тышкы сылтамалар үзгәртү