Александер Чеферин

Александер Чеферин (словен. Aleksander Čeferin; 1967 елның 13 октябре, Любляна, ЮСФҖ) — Словения юристы һәм спорт функционеры, УЕФАның 7 нче президенты (2016 елның 14 сентябреннән).

Александер Чеферин
Туган 13 октябрь 1967(1967-10-13) (56 яшь)
Любляна, Словения Социалистик Җөмһүрияте, Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте
Ватандашлыгы  Словения
 Югославия Социалистик Федератив Республикасы
Әлма-матер Люблянский университет[d]
Һөнәре адвокат, спортивный чиновник
Җефет Barbara Čeferin[d]
Ата-ана
Кардәшләр Rok Čeferin[d] һәм Petra Čeferin[d]

 Александер Чеферин Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Александр Чеферин Любляна университетында юриспруденция өлкәсендә югары белем ала. Аннары гаилә адвокатлар конторасында эшли, анда профессиональ спортчыларның һәм спорт клубларының хокукларын яклау белән кызыксына. Соңрак әтисеннән идарә итү хокукын кабул итә һәм фирма директоры була. 1991 елда Словениянең территориаль оборонасы ягында Ун көнлек сугышта катнаша.

Идарә эшчәнлеге үзгәртү

Словения футболында Чеферин эшчәнлеге 2005 елда, Словениянең әйдәп баручы футзал клубларының берсе булган «Лития» клубы идарәсе белән хезмәттәшлек итә башлагач башлана. 2005 елдан — «Любляна Лойерс» һәвәскәрләр командасы башкарма комитеты әгъзасы, 2006 елдан 2011 елга кадәр Люблянаның «Олимпия» командасы идарәсе әгъзасы.

2011 елдан — Словения футбол берлеге президенты, 2015 елның февралендә икенче срокка яңадан сайлана. Шулай ук 2011 елдан 2016 елга кадәр УЕФА юридик комитеты вице-рәисе.

УЕФА президенты үзгәртү

2016 елның 14 сентябрендә УЕФА 7 нче президенты итеп сайлана. Аның кандидатурасы мөмкин булган 55 тавыштан 42 тавыш җыя[1]. Автомат рәвештә Чеферин Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясе (ФИФА) вице-президенты була.

2017 елның апрелендә УЕФА Чеферин тарафыннан намуслы идарә итү өлкәсендә тәкъдим ителгән кайбер чараларны, шул исәптән УЕФА президенты һәм УЕФА башкарма комитеты әгъзалары вәкаләтләренең максималь вакытын чикләүне кертеп, шулай ук УЕФА Башкарма комитетындагы урынга кандидатлар үз ассоциацияләрендә актив пост алып торырга тиеш дигән шартын раслый (президент, вице-президент, генераль секретарь яки башкарма директор).

2019 елның 7 февралендә Чеферин яңа срокка сайлана. Аның кандидатурасы мөмкин булган 55 тавыштан 55ен җыя[2].

2021 елның апрелендә төзелгән Суперлиганың хәлиткеч көндәше була һәм проектны катгый тәнкыйтькә дучар итә[3].

Шәхси тормыш үзгәртү

Словен, инглиз һәм итальян телләрен белә. Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Александер Чеферин избран президентом УЕФА, archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2021-05-29 
  2. UEFA.com. Александер Чеферин переизбран президентом УЕФА до 2023 года. UEFA.com. 2019-02-09 тикшерелгән.
  3. «Чушь и плевок в лицо». Президент УЕФА жёстко раскритиковал Европейскую Суперлигу

Сылтамалар үзгәртү