Алабутачала́р (лат. Chenopodiaceae) — канәферчәләр рәтендәге ике орлык өлешле үсемлекләр (ас)гаиләлеге. Күбесенчә күпьеллык үләннәр, ярым куакчыклар һәм куаклар. 100 дән артык ыругы һәм 1,5 меңләп төре билгеле, бөтен җир шары буйлап, күбрәк уртача һәм субтропик поясларның тозланган урыннарында таралганнар.

Алабутачалар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Chenopodiaceae Vent., 1799[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[2][3][4][…]
Югарырак таксон гвоздичноцветные[d][5][2][3]
Таксонның халык атамасы 명아주과, 藜科[6] һәм 藜科[7]
Таксономик төр марь[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomyfamily.aspx?id=254[8]
Digital Atlas of Idaho URL digitalatlas.cose.isu.edu/bio/plants/magnphyt/cary_dae/chen/chen_eae.htm
 Алабутачалар Викиҗыентыкта

Тамыры, нигездә, үзәк, киң тармаклы. Кайбер ыругларның тамыры үсеп җәелүгә, юанаюга сәләтле, мәсәлән, чөгендер. Орчыксыман һәм бүлбесыман тамырлар бассиядә, алабутада очрый. Сабаклары күбесенчә туры. Яфраклары чиратлашкан, гади, төпчек яфраклары юк, формасы буенча бик күп төрле - безсыман һәм кыяклы каты яфраклардан алып киң, оваль, итләч, тешле читлеләргә кадәр. Чәчәкләре бер яки ике җенесле, вак, ямьсез, яшел яки сары төстә, ялгыз, башаксыман, чуксыман яки себеркәчсыман чәчәк төркеменә җыелган аз чәчәкле йомгакларда. Чәчәк тирәлеген 1-5 яшькелт яки аксыл-элпәсыман яфракчыклар тәшкил итә. Җимеше - чикләвекчек, кайбер төрләренең (чөгендер, шпинат) җимешләре тәлгәштә кушылып үсә. Алабутачалар хуҗалыкта зур әһәмияткә ия. Иң әһәмиятле төре булып чөгендер санала, техник (шикәр алу өчен төп чыганак), яшелчә һәм терлек азыгы буларак файдаланыла. Алабутачалар арасында көтүлек (тозлак, дөя үләне), дару (алабута), декоратив (чыбык үлән) үсемлекләр бар. Алабута һәм онлычаларның кайбер төрләре - басу һәм бакчалардагы чүп үләннәр.

Чыганаклар үзгәртү

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
  1. Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  2. 2,0 2,1 2,2 Reveal System of Classification — 1997.
  3. 3,0 3,1 3,2 Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  4. Reveal J. L. Summary of recent systems of angiosperm classification // Kew Bull.Springer Science+Business Media, 2011. — ISSN 0075-5974; 1874-933Xdoi:10.1007/S12225-011-9259-Y
  5. Cronquist A. An Integrated System of Classification of Flowering Plants — 1981.
  6. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 25(2) / мөхәррир К. Сяньву, Ц. Чжопо — 1979.
  7. 金孝锋, 鲁益飞, 张方钢 et al. 浙江种子植物物种编目 // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021408
  8. GRIN үсемлекләр таксономиясе