«Ак юл» журналыКазанда 1913-1916 елларда чыккан балалар өчен рәсемле (иллюстрацияле) әдәби журнал.

Ак юл
Tөр

балалар журналы


Нәшер итүче

Фәхрелислам Агиев

Нигезләнде

1913

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1916

Төп офис

Казан

Тарих үзгәртү

Беренче саны 1913 елның 15 апрелендә, Казанда басыла. Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ак юл» журналы айга ике тапкыр чыга, барлыгы 74 номер дөнья күрде. Аңлаешлы җиңел теле, бай эчтәлеге һәм яхшы техникасы буенча, шул заман матбугатында күренекле урын биләгән. Аның эшендә яңа таныла башлаган яшь язучылар катнаша. Иң актив катнашучыларга исә Габделбари Баттал, Фәхрелислам Агиев, Фатих Сәйфи-Казанлы, Садри Җәлал, Г.Рәфикый, Хөсни Кәрим, Шәһит Әхмәдиев, Г.Шәрәф, И.Биккол, Нәкый Исәнбәт, Х.Әбелхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Зыя Ярмәки, Шәйхулла Алкин һ.б. кертергә мөмкин.

Журнал беренче бөтендөнья сугышы вакытында финанс кыенлыклары аркасында, 1916 елның 22 гыйнварында, 74 нче саны чыгып туктала.

Нашире һәм мөхәрире Фәхрелислам Агиев була.

Чыганак үзгәртү

  • Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Ак юл» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.
  • Абызова Р.Р. Татарские детские журналы (1907-1918) и судьбы их создателей // Вестник университета им. Татищева. – 2020. – Т. 1. – № 4. – С. 59-67.
  • Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. – Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017. – 200 с.

Моны да карагыз үзгәртү