Ак тишек - Галәмдә фараз ителүче объект, аның эченә берни керә алмый. Вакыт буенча ак тишек - кара тишекнең капма-каршысы.

Кара тишек, ак тишек, сингулярлык, вакыйгалар офыгы вакыт-фәза диаграммасында. Вертикаль юнәлеш - вакыт, горизонталь юнәлеш - фәза, 45° почмагындагы сызык - яктылык тизлегенә туры килә

Гомуми чагыштырмалылык теориясенең тигезләмәләре нигезендә фараз ителгән.

Вакытның термодинамик угы кире юнәлешендә урнашкан кара тишекнең матдәсе вакыйгалар офыгыннан чыкканда ак тишек хасил була ала дип фараз ителә.

Фәза-вакытның тулы харитасында кара тишек һәм ак тишек бар, тулы харитада аерым "чиста" кара тишекнең яисә ак тишекнең барлыкка килүе мөмкин түгел.

Бүтән сүзләрдә ак тишек - ул киресенчә кара тишек, математик рәвештә ак тишек гөман ителә, ләкин күп физиклар табигатьтә ак тишекнең барлыгына ышанмыйлар.

Бүгенге көндә ак тишекләр табылмаган, аларның хасил булуы механизмы да билгесез.

Ләкин Эйнштейн тигезләмәсенең Керрның тулы чишелешендә (әйләнү белән) кара тишек һәм ак тишек бар. Керрның ак тишеге бер галәмдә барлыкка килә, берьюлы икенче галәмдә кара тишек килеп чыга.

Шулай ук Эйнштейн тигезләмәсенең Шварцшильдның тулы чишелешендә (әйләнү юк) кара тишек һәм ак тишек бар, ләкин хәзер Шварцшильдның ак тишекләре булмый дип санала.

2006 елда Исраил астрономнары Алон Реттер һәм Шломо Хеллер табылган GRB 060614 аномаль гамма-сикерешен ак тишек белән бәйлиләр.

Зур Шартлау ак тишеккә охшаган.

Алон Реттер буенча ак тишек барлыкка килгәннән соң, шул ук вакытта таркала, бу процесс Зур Шартлауга охшаш, Small Bang - Кечкенә Шартлау дип йөртелә.

Гравитациянең квант теориясе буенча кара тишекләр вакыт белән ак тишекләргә әйләнәләр.

Сылтамалар үзгәртү