Ак башлы гриф[1] (ак бугазлы Африка грифы, лат. Trigonoceps occipitalis) — карчыга кошлар гаиләлегеннән эре ерткыч кош. Ак башлы грифлар төренә керә.

Ак башлы гриф

Африкада, Сахарадан көньякка таба киң таралган. Тәне озынлыгы - 75-80 см, канатын җәйсә 130-140 см-га да җитә ала. Авырлыгы 3-5 кг. Африка колаклы тазкарасына охшаган. Төсе - аклы көрән. Томшыгы зәңгәр, томшыгы очы кызыл.

Кеше яши торган урыннарда очрамый. Оясын агачларда кора. Үләксә, кош балалары, кәлтә еланнары, авыру хайваннар белән туклана.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Русско-татарский словарь биологических терминов.— Казань: Татар, кн. изд-во, 1985.