Акъегет (Яшел Үзән районы)

Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл

АкъегетТатарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл.

Акъегет
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яшел Үзән районы
Координатлар 55°38'26"тн, 48°3'56"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 334 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422535
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Акзигитово

Почта индексы — 422503.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Тарих үзгәртү

Мәктәп эшчәнлеге үзгәртү

1906 елда Акъегеттә «Русско-татарская школа» дип аталган мәктәп эшли башлый.

1913-1915 елларда авылда «Госмания» мәдрәсәсе каршындагы дәрелмөгаллиматта мөдирлек һәм укытучы вазифаларын башкарган, 1923 елда татар-башкорт теле буенча «Самоучитель» язган Фатих Сәйфи-Уфалы эшли.

Илдә октябрь революциясе үткәч, белем бирү дәүләт тарафыннан алып барыла башлый, тик 1920-1921 еллардагы ачлык аркасында, мәктәп үз эшеннән туктап тора. Бина төрле авырулар, ачлык аркасында караучысыз калган балалар өчен приют итеп оештырыла. Мөдир булып Кәриҗан Әшрәфҗанов эшли. 1922 көзендә приют Зөягә күчә, ә мәктәп кабаттан үз хезмәтенә кире кайтарыла.

1929 елда бина начар хәлгә килгәнлектән, әсбаплар, китаплар, материаллар Норлат мәктәбенә китә. I-IV сыйныфларда укучыларны Акъегетнең төрле йортларына урнаштыралар.

1934 елда авылда ике катлы яңа мәктәп бинасы салына, анда Бакырчы һәм Сүнчәләй авылларыннан да килеп укый башлыйлар.

1939 елда уку һәм язу кириллица белән алып барыла башлый.

1956 елда бинага капиталь ремонт ясала, тирәсендә алмагач һәм җиләк-җимеш бакчасы ясыйлар.

1962-1985 елларда колхозчы яшьләр өчен кичке урта мәктәп эшли.[3]

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Тимершин И. Г. Акъегет авылы тарихы сәхифәләре. Казан, 2001.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.