АкчуриннарРоссия империясенең Сембер һәм Самар губерналары мөселманнарының мәдәни, дини һәм сәяси тормышында сизелерлек эз калдырган сәүдәгәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм химаячеләр нәсел-ыруы.

Акчуриннар

Тарих үзгәртү

Татар кенәзләре (морзалары) булган Акчуриннар нәселе XV гасырдан билгеле. Нәсел башы Акчура Адаш (XV гасырның II яртысы – XVI гасырның уртасы) 1509 елда рус патшасына хезмәткә күчкән. Яхшы хезмәте өчен патша Иван IV хәзерге Мордовиягә керүче җирләрне биргән. Сембер сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре Акчуриннар шушы нәселдән килә дип исәпләнелә.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Сафа (Шәфи?) Акчурин (XVIII гасырның II яртысы – XIX гасыр башы), Акчуриннар нәселенә нигез салучы, дәүләт керәстияннарыннан чыккан сәүдәгәр. Сәүдә, халыктан йон сатып алып, постау мануфактураларына тапшыру белән шөгыльләнә.

улы Абдулла Акчурин, халыктан йон сатып алып, постау мануфактураларына тапшыру белән шөгыльләнә.
оныгы Курамша Абдулла улы Акчурин (1796-17.07.1868), 1 гилдия сәүдәгәре, Сембернең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы, 1853 елда Сембер мөселманнары өчен беренче гыйбадәт йорты төзи.
Тимербулат Курамша улы Акчурин (1826-19.09.1906), «Тимербулат Акчуринның сәүдә-сәнәгать иптәшлеге»н нигезләүче (1894). 1865 елда гыйбадәт йортын җомга мәчете итеп үзгәртеп кора.
Хәсән Тимербулат улы Акчурин (1866-1916), мөселман акчаларын, кулъязмаларын, китапларын туплаучы. 1914 елда бертуганнары Якуп һәм Абдулла белән Гурьевка авылында эшчеләр өчен китапханә-уку залы ача.
Ибраһим Курамша улы Акчурин (1859-1933 (?), Уфа), Сембер постау фабрикантлары җәмгыяте рәисе, Сембер шәһәр идарәсе әгъзасы. Сембердә татар кыз балалары өчен беренче дөньяви мәктәп ача. Иттифак әл-Мөслимин фиркасен оештыручыларның берсе. Сембер мөселман җәмгыятеннән мөселманнарның Бөтенроссия корылтайларында катнаша.
оныгы Сөләйман Абдулла улы Акчурин (1802-1864), Зөябаш һәм Григорьевка авылларында постау фабрикаларын нигезләүче.
 
Сембернең беренче мәчете диварында эленгән истәлек тактасы. 28.06.2019

Хәтер үзгәртү

2019 елның 28 июнендә Сембер шәһәренең Федерация урамы, 33нче йорт (1931 елга кадәр Тарихи мәчет, хәзер «Прозрение» клиникасы) диварында сәүдәгәр Акчуриннарга истәлекле такта куелган. Шул ук бинада Акчуриннар музее оештыру планлаштырыла. Тантанада Сембер өлкәсенең 2005-2021 еллардагы губернаторы Сергей Морозов(рус.) катнашкан [1].

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Юсупов А. Далекое и близкое. Ульяновск, 1969.
  2. Таиров Н. Акчурины. К., 2002.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү