Акта́й (рус. Ахтай) елгасы, Көнбатыш Кама аръягында, Иделнең сул кушылдыгы. Озынлыгы 75,3 км, бассейнының мәйданы 1016 км². Әлки, Алексеевск һәм Спас районнары территориясеннән ага. Елга башы Әлки районының Югары Матак авылы, тамагы Спас районының Вожи посёлогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы - 53 м. Елганың су җыелу урыны төньяк-көнбатышка авышкан һәм җиңелчә бүлгәләнгән тигезлектән гыйбарәт. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 9%, сөрү җирләре 65%. Елга үзәне асимметрияле, киңлеге үрге агымында 60 м дан тамак өлешендә 2 км га кадәр. Елга ярлары текә (20-60°), кайвакыт 8 м биеклеккә җитеп, тиррас киртләчләре хасил итә. Сул кушылдыкларының үрге агымында карст процесслары күзәтелә. Актай елгасының 1 дән алып 25 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Чаллы (12 км), Ромодан (15 км) - уң кушылдыклары, Салман (25,3 км), Ямбакты (Сушка) (17,7 км) - сул кушылдыклары. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена.

Актай
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
ДДӨБ 48 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54°51'25"тн, 49°47'42"кнч, 55°7'37"тн, 49°33'4"кнч
РДСР 11010000312112100004446
Нинди сулыкка коя Куйбышев сусаклагычы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 981 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 89 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 422 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Чыганаклар үзгәртү