Аккрецион диск — үзәк массив җисемгә әйләнү моменты белән диффуз материалның төшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән структура.

Кара тишек янындагы йолдызның матдәсен "суырып", аккрецион дискны булдыра.

Аккрецион дисклар тыгыз икеләтә системаларда, әйләнүче галактикаларда, протопланеталарда килеп чыгалар. Алар нейтрон йолдызлар берләшү, үтә яңа йолдызлар коллапсы нәтиҗәсендә хасил булган гамма-чайпалу механизмында мөһим роль уйный.

Матдәнең кысылуы һәм катламнарның үзара ышкылуы нәтиҗәсендә чыгарылган җылылык аккрецион дискны җылыта.

Протойолдызлар, яшь йолдызларның аккрецион дисклары инфракызыл нурланыш тарата. Нейтрон йолдызлар һәм кара тишекләр тирәли хасил булган аккрецион дискларның җылылык нурланышы рөнтген диапазонына карый.

Сылтамалар үзгәртү

  • Акреційний диск // Астрономічний енциклопедичний словник / За загальною редакцією І. А. Климишина та А. О. Корсунь.. — Львів, 2003. — С. 56. — 547 с. — ISBN 966-613-263-X, УДК 52(031). (укр.)
  • Frank, Juhan; Andrew King; Derek Raine (2002), Accretion power in astrophysics (Third ed.), Cambridge University Press, ISBN 0-521-62957-8