Аккомодация (биология)

Аккомодация (лат. accomodatio җайлашу) - нәрсәгә булса да җайлашу.

Аккомодация
Сәламәтлек торышы eye accommodation disease[d]
 Аккомодация Викиҗыентыкта

Күз аккомодациясе - төрле ераклыктагы әйберләрне яхшы күрү өчен, күзнең предметлардан килгән нурларны төрле почмакта сындырып кабул итүгә җайлашуы.

Кошларда һәм имезүчеләрдә күз аккомодациясе — хрусталикның кыеклыгын үзгәртү; күзләре якыннан күрүгә җайлашкан балыкларда — шарсыман хрусталикны арткарак тарту; күзләре ерактан күрүгә җайлашкан амфибия һәм сөйрәлүчеләрдә хрусталикны алгарак этү нәтиҗәсендә ирешелә. Өлкәнәя барган саен, күз аккомодациясе көчсезләнә, пресбиопия башлана.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.