Акбузат (ипподром)

Таһир Кусимов исемендәге «Акбүзат» ипподромы (баш.  «Аҡбуҙат» ипподромы ) — Уфадагы ипподром, үзенең исемен башкорт мифологиясендәге тулпар исеменнән алган. Ул 1968 елда төзелә башлый. Башкортларның Россия патшалыгына кушылуына 425 ел тулу уңаеннан, 1982 елның 26 июлендә беренче ат чабышлары үткәрелә башлый.

Акбузат
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Акбүзат (мифология)
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Уфа
Рәсми веб-сайт akbuzat-ufa.ru
Карта
 Акбузат Викиҗыентыкта

Ипподром тарихы 1883 елга барып тоташа. Бу елда Россия елкычылыгы һәм елкычылык заводы җитәкчелеге тарафыннан Уфада ипподром белән ат сарае төзү турында карар чыгарыла.

1892 елдагы «Коннозаводство и коневодство» журналында (№ 12 26 август) 36 ипподром арасында искә алынган.

1924 ел Башкорт АССРы Наркозем (Җир эшкәртү халык комиссарлыгы) тарафыннан кабул ителгән республикада юртак атларны сынау ипподромы төзү турында карар белән ул төзелеп беткән.

1968 елда БАССР Хөкүмәте карары белән яңа ипподром төзелә башлый. 1982 елның 26 июлендә беренче ат чабышлары үткәрелә.

2005 елда республика хөкүмәте тарафыннан ипподромны реконструкцияләү турында карар кабул ителә.

2007 елда Уфа архитекторы Ришат Муллагилдин проекты буенча (Япония архитекторы Киокадзу Араи (Япониянең ARAI ARCHITECTS ширкәте) белән бергә) ипподромга реконструкция ясала. Ипподромга реконструкция ясау проекты Россия Архитекторлар берлеге дипломына лаек була [1].

2009 елдан Таһир Кусыймов исеме бирелә.

Ипподромда 4 катлы төп трибуна бар. Пыяла белән тышланган, заманча җиһзландырылган бинада берьюлы 5 мең тамашачы ял итә ала. Моннан тыш, төп трибуна бинасында ипподром администрациясе ат чабыштыручылар өчен чишенү һәм юыну бүлмәләре, табиб кабинетлары булдырган. Ябык манеж әлегә Россия Федерациясенең бер регионында да юк. Ипподромда 108 ат тоту өчен 3 ат сарае, читтән килгән спортчылар өчен кунакханә, атлар өчен 70 урынлы сарай-аран яңадан төзелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Нет ничего невозможного. posledniizavet.forum24.ru(рус.)