Айрат Янчур улы Зарипов

социолог, философ

Айрат Зарипов (12 октябрь 1962 ел) — галим-социолог, фәлсәфә фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр Академиясендә Фәлсәфә буенча фәнни киңәшмәнең гыйльми сәркатибе, Русиянең халыкара эшләр буенча Советы эксперты[1], Гуманитар фәннәр академиясының мөхбир агзасы (2013).

Айрат Янчур улы Зарипов
Туган 12 октябрь 1962(1962-10-12) (61 яшь)
Ләмәзтамак, Ләмәзтамак авыл советы[d], Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре педагог, фәлсәфәче
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Айрат Янчур улы Зарипов 1962 елның 12 октябрендә Башкорт АССРның Мәчетле районы Ләмәзтамак авылында туган. Әнисе -Корбанова Гафифә Мәгафүр кызы.

1979 елда Олы Ыктамак урта мәктәбен тәмамлый. 1984 елда Башкорт дәүләт педагогика институтын, 1994 еылда Уфа дәүләт авиация техник университеты аспиратурасын тәмамлый.

Хезмәт юлын 1986 елда Олы Ака урта мәктәбендә укытучы булып башлый. 1987 елдан Уфада яши һәм эшли. Башта Башкортстан Республикасының Милли музеенда гыйльми хәзмәткәр, музейның баш хезмәткәре булып эшли. 1995 елда Уфа дәүләт авиация техник университетының фәлсәфә кафедрасына эшкә күчә һәм хәзергәчә эшли. Соңгы эш дәрәҗәсе — кафера мөдиренең фән буенча урынбасары. Бер үк вакытта 1997—2007 елдарда «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми нәшриятының киң мәгълүмат чаралары бүлегендә мөхәррир булып эшли.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

Этнос-ара мөнәсәбәтләрнең, этник аңның һәм үзаңның теоретик проблемаларын, этнополитология, этник мәдәниятне, тел һәм мәгарифны, хәзерге чит ил философиясен һәм аның агымнарын тикшерү белән шөгыльләнә. 150-нән күберәк фәнни хезмәт, шул исәптән 10 монография авторы.

  • Социальная структура и социальная стратификация. Уфа, 2009 (в соавторстве). (рус.)
  • Этническое сознание и этническая идентичность. Уфа, 2009 (в соавторстве). (рус.)
  • Этнополитическая движение как социальный феномен. Уфа, 2000 (в соавторстве). (рус.)
  • Общие проблемы этногенеза и научная теория//Журнал социологии и социальной антропологии. 1999. Том II. Выпуск 4. (рус.)
  • Грани этнической идентификации//Социальные исследования. 1997. № 8 (в соавторстве). (рус.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мәғлүмәт белешмәһе «Рәсәйҙә халыҡ ара ғилми хеҙмәттәр», archived from the original on 2015-06-14, retrieved 2022-05-09 

Сылтамалар үзгәртү

  • Зарипов Айрат Янчура улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Зарипов Айрат Янсурович 2015 елның 14 июнь көнендә архивланган.