Айрат Ситдыйков, Айрат Габит улы Ситдыйков (1973 елның 24 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Әтнә районы Олы Әтнә) — археолог, Казан һәм урта гасырлар Идел буе археологиясе буенча белгеч, ТР ФА Археология институты директоры (2014 елдан). ТР дәүләт премиясе (техника һәм фән өлкәсендә) лауреаты (2008, 2020), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016). ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2014). Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (2019). «Поволжская археология» (2016 елдан) һәм «Археология евразийских степей» журналларының баш мөхәррире.[2] Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).[3]

Айрат Ситдыйков
Туган телдә исем Айрат Габит улы Ситдыйков
Туган 24 гыйнвар 1973(1973-01-24) (51 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР Әтнә районы Олы Әтнә авылы
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тарихчы-археолог
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
ТР дәүләт премиясе (техника һәм фән өлкәсендә)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

 Айрат Ситдыйков Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
А. Г. Ситдыйков

1973 елның 24 гыйнварында Татарстан АССР Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Олы Әтнә авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын (1996), ТР ФА Тарих институтында аспирантура (1999) тәмамлаган. «XI-XVIII гасырларда Казан кирмәне стратиграфиясе, хронологиясе һәм топографиясе» темасына кандидатлык (2000, фәнни җитәкче Фаяз Хуҗин), «Урта гасырларда Казан: тарихи-археологик тикшеренүләр (XI гасыр-XVI гасырның беренче яртысы)» темасына докторлык (2013) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1993 елдан Казан кирмәне археология экспедициясе даими хезмәткәре.

1997 елдан «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы фәнни бүлегендә: I категорияле белгеч, әйдәүче белгеч (1999), баш белгеч (2000).

19982000 елларда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укыта.

2001 елдан Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе каршындагы тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне саклау һәм куллану буенча дәүләт контроле идарәсенең археология күзәтүе бүлеге башлыгы.

2004 елдан ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының археологик эзләнүләр милли үзәге (2014 елдан ТР ФА А. Халиков исемендәге Археология институты) мөдире (директоры).

20072010 елларда Казан дәүләт университетының этнография һәм археология кафедрасы мөдире.

20102011 Казан (Идел буе) федераль университетының этнография һәм археология кафедрасы мөдире.

2013 елдан Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты этнология һәм археология кафедрасы мөдире.

2014 елдан ТР ФА «Археология институты» аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе.

Гыйльми кызыксынулары үзгәртү

Урта гасырлар Идел буе археологиясе (Казан ханлыгы археологиясе мәсьәләләре).

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

  • Древняя Казань глазами современников и историков. К., 1996 (автордаш).
  • Средневековая Казань (краткий библиографический указатель). К., 2001 (автордаш).
  • Новые исследования в Казанском Кремле. К., 1994, 1995 (автордаш).
  • Древняя Казань: некоторые итоги и перспективы археологических исследований. Казань, 1995 (автордаш).
  • Проблемы хронологии и стратиграфии Казанского Кремля. Китапта: Проблемы хронологии волжских болгар. 1998
  • К вопросу о древнейших укреплениях Казани (по материалам раскопов Х. ХХ 1997-1998 гг.). Китапта: Болгар и проблемы изучения древностей Урало-Поволжья. К., 1999.
  • Оборонительные укрепления древней Казани. К., 2000.
  • К вопросу об укреплениях посада Казани 1552 г. К., 1999.
  • Археология Казани: новые открытия тысячелетнего города. «Казань», 2001 ел (автордаш).
  • Археологические исследования в Казанском Кремле (1994-1996 гг.). Китапта: Биляр и Волжская Булгария: изучение и охрана археологических памятников. К., 1997 (автордаш).
  • Клад монет, зарытый в 1552 году в Казанском кремле. Китапта: Великий волжский путь. К., 2001 (автордаш).
  • Средневековая Казань. Китапта: Очерки по археологии Татарстана. К., 2001 (автордаш).
  • Калинин Николай Филиппович (1888-1959). Китапта: Жить историей. 60 лет историческому факультету Казанского университета. К., 1999 (автордаш).
  • Некоторые итоги и перспективы археологического изучения Старо-Татарской слободы. Китапта: Старо-татарская слобода - от прошлого к будущему. К., 2001 (автордаш).
  • Казанский Кремль: историко-археологическое исследование. Казань, 2006.
 
Тукай премиясен тапшыру. 2016

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Археологи Волго-Уральского региона. Справочник. Уфа: «Гыйлем», 2002.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү