Айно Первик ( эст. Aino Pervik); кияүдә Айно Рауд (эст. Aino Raud) (1932 елның 22 апрелендә туган, Раквере, Эстония ) - Эстония язучысы, шагыйрә һәм тәрҗемәче.

Айно Первик
Туу датасы: 22 апрель 1932 ел
Туу урыны: Раквере, Эстония
Ватандашлык: Эстония
Эшчәнлек төре: автор, балалар язучысы, язучы, шагыйрә, тәрҗемәче
Иҗат итү теле: эстон теле
Бүләкләр: Фридеберт Туглас исемендәге әдәби премия (1982); балалар әдәбияты өлкәсендә Юлиус Оэнго исемендәге премия (2006); Ааста Ростин исемендәге әдәби премия (2012)

Биография үзгәртү

Ул фельдшер гаиләсендә туган. 1950 нче елдан 1955 нче елга кадәр ул Тарту университетының тарих факультетында белем туплый, шулвакыт ул фин-угор тикшеренүләре белән шөгыльләнүен алып бара.

1955 - 1960 нчы елларда ул Эстония дәүләт нәшриятында балалар һәм яшьләр әдәбияты редакторы, 1960 - 1970 елларда Эстония телевидениесендә балалар һәм яшьләр программалары редакторы булып эшли.

1974 елдан ул Эстония Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә.

Эстония ССРының Йохан Смул әдәби премиясе лауреаты иясе (1976).

Шәхси тормышы үзгәртү

Аның ире Эстониянең танылган язучысы Эно Рауд була. Аларның хәзерге вакытта өч баласы ( Рейн, Пирет һәм Микхель ) һәм 5 оныгы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Aino Pervik