АйдаркүлҮзбәкстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә эре агымсыз күл, 4000 км² мәйданлы Айдар-Әрнәсай күлләр системасында ясалма сусаклагыч булып тора. Системага өч тозлы күл керә — асылда Айдаркүл, Әрнәсай һәм Тозкан. Күлләр Кызылком чүленең көньяк-көнчыгыш өлешендәге тозлак иңкүлектә урнашалар.

Айдаркүл
Сулда — Айдаркүл, уңда — Чардара сусаклагычы

Үткән гасыр уртасына кадәр Әрнәсай иңкүлеге (шулай ук Мирзачүл) елның дәвамы күбесенчә корыган тозлы күл булып торган. Нибары язда зур булмаган иңкүлектә кыска вакытка Тозкан күле хасил була, эссе һава җитү белән ул бөтенләй корып бетә иде.

1960 еллары башында Сырдәрьяны буып куйдылар. Бер үк вакытта Чардара ГЭСны кордылар. Әмма 1969 елда зур ташкын булды, шуңа күрә 1969 елның февраленнән 1970 елның февральгәчә Сырдәрьяның бер еллык агып төшкән су микъдарының 60 % (21 км³) Чардара сусаклагычыннан Әрнәсай иңлегенә җибәрелгән. Нәтиҗәдә күл хасил булды. 1969 елдан Айдаркүл мөнтәзәм рәвештә Сырдәрьяның суыны эченә ала. Акрынлап Әрнәсай иңлеге тулып җиткән һәм регионда зурлыгы буенча икенче күл (кибеп барган Арал диңгезеннән) хасил булды.

2005 елда Айдаркүлдә 44,3 км³ су булган. Бүген күлнең мәйданы якынча 3000 км², озынлыгы 250 км, киңлеге исә 15 км га кадәр тәшкил итә. Су минерализациясы бары тик бер литрга 2 грамм (2 ‰).

Күлгә балыклар күп төрлерә кертеп җибәргәннәр, шул исәптән сазан, сыла балыгы, корбан балыгы, җәен, ак опты, кәлчәк. Хәзер исә бу балыклар балыкчылык өчен нигез булалар.

Кызылком фаунасыны бирегә Арал диңгезеннән очып килгән күплек су кошлары тулыландыра.

Айдаркүл халык яшәгән урыннарыннан озакта урнашкан. Күл янында тик 345 гаилә (якынча 1760 кеше) тора.

Айдаркүл төбәгенең балыкчылык, күчмә терлекчелек, шулай ук туризм өчен бик зур потенциалы бар.

Сылтамалар үзгәртү