Айвар Саттаров, Айвар Гомәр улы Саттаров (1956 елның 5 мае, ССРБ, РСФСР, Төмән өлкәсе, Тубыл) — архитектор, архитектура кандидаты, Татарстанның атказанган архитекторы (2006), Тукай бүләге иясе (2012). ССРБ Архитекторлар (1989), Татарстан рәссамнар (2000) берлекләре әгъзасы. Аның проекты нигезендә 13 мәчет салынган. Иң билгелеләре – Казанда "Кол Шәриф", "Ярдәм", Әхмәтзәки,"Иман Нуры", Татарстанда Шингәльче,Шәпше,Югары Корса авыллары мәчетләре, Башкортстанда "Суфия(Кантүк)"мәчете, Казакъстанның Актүбә каласында "Нур гасыр" мәчете ("Кол Шәриф" мәчетенең беренче варианты нигезендә төзелгән), Үзәк мәчет. 2013 елда Гадел мәчетенең киңәйтү проектын ясый.

Айвар Саттаров
Туган телдә исем Айвар Гомәр улы Саттаров
Туган 5 май 1956(1956-05-05) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, Төмән өлкәсе, Тубыл
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү мигъмарият институты[d], Сапиенца Рим үнивирситите[d] һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре архитектор
Эш бирүче Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Җефет Рашидә
Балалар кызы Регина (21.05.1987)
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Достык ордены - 2008
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: мигъмарият нәмзәте[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

 Айвар Саттаров Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Колшәриф мәчете
 
Актүбә үзәк мәчете

1956 елның 5 маенда Тубылда галим Гомәр Саттаров гаиләсендә туган. 19731975 еллардаКазан инженер-төзелеш институтының архитектура факультеты студенты. 1975 елда укудагы зур уңышлары өчен МАРХИга күчерелә. 1979 елда «Архитектура» белгечлеге буенча Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлый. 1985 елда архитектура кандидатының гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1979—1982 елларда — Казан инженер-төзелеш институтының архитектура проектлаштыру кафедрасы ассистенты.
  • 1982—1985 елларда — МАРХИның торак һәм иҗтимагый биналар кафедрасы аспиранты.
  • 1985—1990 елларда — Казан төзелеш институтының архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы ассистенты, 1990-1991 елларда Италияда Рим шәһәрендә "La Sapienza" университетында стажировка үтә,1991—2000 елларда — архитектура теориясе, тарих һәм милли проблемалар кафедрасы доценты, 2000—2005 елларда кафедра мөдире, 2005—2010 елларда — архитектура мирасын реставрацияләү һәм реконструкцияләү кафедрасы мөдире.
  • 1996 елдан — «Кол Шәриф» архитектура проект бюросы директоры.
  • 2008 елда ачылган Суфия мәчетенең баш архитекторы

Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе үзгәртү

Татарстанның заманча архитектурасының милли үзенчәлеге һәм мәдәни-дини корылмалар. 50 дән артык фәнни мәкалә авторы[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

%D0%A1%D1%83%D1%84%D0%B8%D1%8F_(%D0%BC%D0%B5%D1%87%D0%B5%D1%82%D1%8C)

Искәрмәләр үзгәртү