Азатлык сыны (ингл. Statue of Liberty, тулы исеме — Дөньяны яктыртучы азатлык, ингл. Liberty Enlightening the World) — АКШның иң мәшһүр сыны, шулай ук «Нью-Йорк һәм АКШ символы», «Азатлык һәм демократия символы» дип атала. Америка инкыйлабының йөзьеллыгына Франциядән бүләк булып бирелгән. 1886 елның 28 октябрендә аны АКШ президенты Гровер Кливленд ача[1].

Азатлык сыны
Азатлык утравы
Чагыштырма биеклекләре: Яз сарае Буддасы, Азатлык сыны, "Ватан-Ана чакыра" сыны, Христос-Йолучы һәйкәле, Давид (Микеланджело эше)

Азатлык сыны Нью-Йоркның Азатлык утравында, Манхэттеннан 3 км ераклыкта урнаша. 1956 елга кадәр «Бедлоу утравы» дип аталган.

Сында хатын бер кулы белән чырак, икенчесендә скрижаль (китап) тота. Китапта «JULY IV MDCCLXXVI» («1776 елның 4 июле»), Бәйсезлек декларациясен имзалаган көн.

Җирдән чыракка кадәр биеклек 93 метрны тәшкил итә.

Шулай ук Парижда дүрт, Кольмарда, Токиода, Ригада берешәр Азатлык сыннары бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы, 307  номерлы  объект
рус.ингл.фр.