Азад хатын (газета)

«Азад хатын» («Азат хатын») — атналык иҗтимагый-сәяси газета. РКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетының хатын-кыз берлеге органы тарафыннан чыгарылган. Уралда хатын-кыз өчен беренче гәҗит була.

Азад хатын
Азад хатын
Tөр

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

РКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетының хатын-кыз берлеге органы

Баш мөхәрир

Р.Й. Рәхмәтуллина.

Нигезләнгән

1921

Тел

иске татар теле

Публикацияләр туктату

1921

Төп офис

Стәрлетамак, Башкортстан

Тиражы

1500 (1921)

Тарихы үзгәртү

Бердәнбер саны Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 1921 елның 7 ноябрендә иске татар телендә чыга, башка мәгълүматлар буенча гәзитнең чыгуы 1922 елда туктый. Тиражы — 1500 данә була. Мәкаләләр Октябрь революциясе юбилеена, әхлак, аналык һәм балалык проблемаларына юнәлтелгән була. Мөхәррире — Р.Й. Рәхмәтуллина.

Чыганаклар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү