Аергыч (синтаксис)

АЕРГЫЧ ― җөмлә кисәге.

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Жөмләнең предмет төшенчәсен атаучы кисәгенә ияреп, шул предметларның билгесен, санын һәм кемгә (нәрсәгә) каравын белдерүче кисәк аергыч була. Аергыч буйсынган кисәкне аерылмыш диләр. Аерылмыш күбрәк исемнәр һәм исемләшкән башка сүзләр белән бирелә. Аерылмыш җөмләнең теләсә нинди кисәге булырга мөмкин, димәк, аергыч җөмләнең теләсә кайсы кисәге янында була ала, һәм аерылмыш кайсы кисәк булып формалашса да, аергыч үзгәрешсез кала. Без биредә аергычларны кайсы сүз төркемнәре белән бирелүенә карап төркемлибез. Һинд-Европа телләрендә аергычлар күбрәк сыйфатлар белән бирелсәләр, дөресрәге, аергыч булып килгән исем сыйфат формасын алса, төрки телләрдә исем, аергыч булып килгәндә дә, исем булып кала, күп очракта сыйфатка әйләнми. Шуңа күрә төрки телләрдә исемнәр белән бирелгән аергычлар күбрәк очрыйлар.

Исем белән бирелгән аергычлар үзгәртү

Аерылмышка иялек килеше һәм тартым кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч. Монда иялек килеше формасын — аергыч, тартым формасын аерылмыш ала. Аергыч I, II зат алмашлыклары булганда, аерылмыш сөйләмә әдәби телдә тартым кушымчасын алмаска да мөмкин, мәсәлән: минем китап, синең китап. Ләкин язма әдәби телдә, кагыйдә буларак, тартым кушымчасын төшереп калдырмыйлар: минем китабым, синең китабың формасын кулланалар. Аергыч өченче затка караган сүз белән бирелгәндә, аерылмыштан тартым формасы төшеречми. Тик тезмә әсәрләрдә генә чыгармалар булырга мөмкин, мәсәлән: Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет киткән урманга утынга... (Г. Т.) Аергыч түбәндәге очракларда иялек килеше кушымчасын ала:

  • а) Күрсәтү алмашлыкларының берлеге яки зат алмашлыклары (III затның күплегеннән башкалары) белән бирелсә. Мәсәлән: минем китабым, синең китабың, тегенең китабы, безнең китабыбыз, аның китабы (ләкин аларның китабы, тегеләрнең китабы дип тә, алар китабы дип тә әйтеп була).
  • б) Аерылмыш белән янәшә килмәсә. Мәсәлән: Гомерен бирде халык бәхете өчен далаларның мәгърур лачыны. (С. X.) Михаил да, Лиза шикелле үк, Хәятның кечкенәдән бергә уйнап үскән иптәше иде. (Ф. Ә.)
  • в) Билгеле әйберләрне, кешеләрне атаучы сүзләр белән бирелсәләр, аергычлар күбесенчә иялек килешендә булалар. Мәсәлән: Тәрәзәдән Габсаттар абзыйның хатыны карап тора. (И. Г.) Биючеләрнең эзе дә юк. (Г. И.)
  • Ләкин билгеле әйберләрне белдерүче сүзләр белән бирелгән аергычның иялек килешендә генә килүе хәзерге әдәби тел өчен мәҗбүри кагыйдә була алмый. Аерылмыш белән янәшә килгәндә, билгеле әйберне (затны) белдерүенә карамастан, аергыч билгесез килештә дә килә ала. Мисаллар: Ә кичләрен балалары өчен Шекспир әсәрләрен, „Нибелунги" поэмаларын кат-кат укып чыгарга вакыт тапкан. (Г. К.)

Иялек килешендәге сүз белән бирелгән аергыч, аерылмыш белән бергә, бер әйбернең (затның, төшенчәнең) икенче әйбергә (затка, төшенчәгә) караган булуын белдерә. Бу юл белән түбәндәге әйберләр бер-берсенә каратылалар:

  • а) берсе икенчесенә ия булган әйберләр: Петров үзенең аксагы (ат) белән урманга карата югалды. (Г. И.)
  • б) әйбер һәм аның урыны: Авылның байтак егетләре, эш бетәр-бетмәс, читкә кәсеп эзләп чыгып киттеләр. (Г. И.)
  • в) әйбер һәм аның вакыты: Җәйнең туктаусыз хезмәте бик ардырды. (Г. И.)
  • г) үзара туган-тумачалык мөнәсәбәтендә торган затлар: Бала сөючән Камиләнең улы байда хезмәт итә. (Г. И.)
  • д) әйбер үзенең булу максатын белдергән әйбергә каратыла: Терлекләрнең дә азыгы бетү алдында тора. (И. Г.)
  • е) процесс үзенең барлыкка китерүчесенә каратыла: Бөя... суның һөҗүменә каршы тора бирә. (Г. И.)
  • ж) әйбер үзенең билгесенә каратыла: Нәфисә өй эченең җыйнаклыгына һәм пөхтәлегенә кызыгып утырды. (Г. Б.)
  • з) бөтен үзенең өлешенә каратыла: Төрле фәннәрнең нигезләрен үзләштерү су кебек кирәк. (К. Н.) Майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. (Г. И.)

Аерылмышка янәшә тору һәм тартым кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч үзгәртү

Мондый аергыч, кагыйдә буларак, аерылмышка янәшә торып кына бәйләнә ала. Бу очракта да аергыч белән аерылмыш бер әйберне (затны, төшенчәне) икенче әйбергә (затка, төшенчәгә) каратып ачыклый, төгәлли, димәк, монда да бер әйбер икенче әйбергә каратыла. Түбәндәге әйберләр бер-берсенә каратылалар:

  • а) нинди дә булса бер әйбер билгеле әйбергә каратыла. Аергыч булып билгелелеге болай да — иялек килешен алмыйча да — аңлашылып торырлык әйберләрне белдерүче сүзләр: кеше исемнәре, ялгызлык исемнәр, дөньяда бер генә булган уникаль әйберләрне атаучы исемнәр һәм аергычлы исемнәр киләләр: Моңарчы без Наташа бригадасы кадәр эшли алмадык... (Г. Б.) Рахимовлар гаиләсе белән катышу Хәяткә беркадәр үзгәреш бирми кала алмады. (Ф. Ә.) Без, яшь көчләр, чыныгабыз эштә, нурланабыз кояш нурында. (X. Җ.) Безнең партия политикасы күпчелекнең теләгенә туры килә. (Г. Б.)
  • б) конкрет әйбер гомумиләштерелгән әйбергә каратыла: Аңа командир машиналары да туктап юл бирә. (Г. Б.) ...Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык эфирларыннан гына табып була. (Г. Т.)
  • в) әйбер үзенә бәйле булган процесска каратыла: Бу—волбашкармада җинаять эзләү агенты иде. (Г. И.)
  • г) зат нинди дә булса милләткә каратыла: Рус укучысына мин беренче булып хат язачакмын. (Д. Ап.) Иң әүвәл күзгә чалына татар никрутлары (Г. И.)
  • д) әйбер үзенең исеменә каратыла: Перекоп шәһәренең теге ягында, буйдан-буйга, калку ныгытма сузылып китә. (Г. Б.)
  • е) ыру төргә каратыла: Тел белеме фәне, физика-математика фәннәре кебек үк, төгәл фәннәрдән санала.
  • ж) өлеш бөтенгә каратыла: Тибрәлеп яфрак өстендә уйный чык бөртекләре. (С. X.)
  • з) аергыч әйбернең ни өчен хезмәт итүен белдерә: Беләгенә юл плащы салган Гала абзый үзе дә күренде. (Г. Ә.)
  • и) әйбер үзенең булу урынына яки вакытына каратыла: Тау як көлтәсе бигрәк тә җанга тия. (Г. И.) Җәй көне эссе һавада мин суда коенам... (Г. Т.)
  • к) әйбер үзенең материалына каратыла: Өй түбәләреннән боз бармаклары салынып төште. (И. Г.)
  • л) объект үтәүчегә каратыла: Про летариат революциясе өчен ул ике улын корбан итте. (Г. И.)
  • м) һәм башка төрле мөнәсәбәтләр: Тыңлаучылар көлешеп куйды һәм сугыш чыкмавына иркенләп тын алды. (Ә. Ф.) Карчыкның сәнәк фетнәсеннән калган күңел ярасы һичбер төзәлмәде. (Г. И.)

Аерылмышка янәшә тору чарасы аша бәйләнгән аергыч үзгәртү

Мондый аергыч, аерылмыш белән бергә, бер әйбернең (затның, төшенчәнең) икенче әйбер (зат, төшенчә) аркылы ачыклануын белдерә. Түбәндәге әйберләр берсе икенчесе белән ачыкланалар:

а) әйбер үзенең материалы белән: Вакыт җиткәч, сатин күлмәк белән каты кунычлы хром итек сатып алды. (А. Ш.)

б) зат үзенең профессиясе белән: Чүкечләр тынып торган арада, аргы почмакта тимерче Мостафаның карлыга төшкән тавышы яңгырады. (К. Нәҗ.) в) әйбер үзенең төрен белдерүче исем белән: Беренче кар төшәр алдыннан, бер ир бала дөньяга килгәч, икесенең дә башлары күккә тиде. (Й. Г.)

г) сан белдерүче сүзләр белән ачыкланган әйбер икенче бер әйберне ачыклый — күләм чамасын белдерә: Башта бер-ике чакрым җирне барыбыз да тигез килдек. (Ф. X.)

д) кабатланган сүз белән бирелгән аергыч та аерылмыштан аңлашылган әйбернең күләм-чамасын белдерә: Боларның кайсында мичкә-мичкә кымыз, кайсында тәпән-тәпән май, капчык-капчык корт була. (Г. И.) е) әйбер үзенең вакыты яки урыны белән ачыклана: Сәфәр урам як тәрәзәдән баш тыкты да ут чыккан кебек акырып җибәрде. (Г. И.) Туй көнне алар безгә бергәләп килергә тиешләр иде. (К. Т.)

ж) бер әйбер икенче әйбер белән чагыштырып ачыклана: Ничә еллар буе бер елан хатынны ашатып, тәрбияләп ятканмын икән. (Ә. Ен.) Күңел язы шаулап үтте аның тәңкә карлар яуган буранда. (һ. Т.) Хатыны алтын кылгандай чәчләрен селкетеп куйды. (М. М.)

Аерылмышка чыгыш килеше кушымчасы аша ияргән аергыч үзгәртү

Мондый аергыч түбәндәге мәгънәләрне белдерә:

  • а) аерылмыштан аңлашылган әйбернең, затның нинди төрдән булуын: Кошлардан чыпчык яисә сыерчыклар гына чыркылдашып үтәләр. (Ш. К.) Әйдә киттек! Минем яшь чагымда песиләрдән дуслар күп иде. (һ. Т.)
  • б) аерылмыштан аңлашылган әйберләрнең нәрсәдән, кемнәрдән торуын: Фрунзе иптәш, диген, үзенең боерыгында әйткән, диген, Акташ әтрәте — татардан беренче крестьян әтрәте дип әйткән диген. (Г. И.) ... ак тимердән бүрке бар. (К. Н.)
  • в) аерылмыштан аңлашылган әйбернең күләм-чамасын: Урамга да чыга алмыйсың: муеннан кар. (Г. Т.)

Аерылмышка төрле ярдәмлекләр аша ияргән аергыч. үзгәртү

Мондый аергычларның мәгънәләре түбәндәгечә:

  • 1. Хәтле, чаклы, тикле, кадәр бәйлекләре аша ияргән аергыч аерылмыштан аңлашылган әйберне үзеннән аңлашылган әйбергә күләм-чама ягыннан чагыштырып ачыклый. Мәсәлән: Яфрак кадәр кар төшә. (Г. Т.)
  • 2. Кебек, шикелле, сыман, тө-сле (күк, сынлы, ише) бәйлекләре аша ияргән аергыч аерылмыштан аңлашылган әйберне үзеннән аңлашылган әйбергә төс, форма, эчке халәт якларыннан чагыштырып ачыклый. Мәсәлән: Ике арада кечкенә ишек кебек капка да бар. (Г. И.) Үгез төсле уллар үстереп, үзең һаман кеше эшендә. (М. Ж,.)
  • 3. Процесс белдерүче исемгә өчен бәйлеге аша ияргән аергыч аерылмыштан аңлашылган процессның булу максатын белдерә. Мәсәлән: Революция өчен көрәштә корбан булган... (Г. К.) Кешенең бөтен тарихы, Газинур, азатлык өчен көрәш тарихы ул. (Г. Ә.)
  • 4. Турындагы, хакындагы ярдәмлекләре аша ияргән аергыч аерылмыштан аңлашылган әйберне ачыклаучы объектны белдерә. Мәсәлән: Нәгыймә Җиһан әбинең чәчәкләр белән күбәләкләр турындагы сүзен хәтерли иде. (Г. И.) Бәхет турындагы җырлар мине бары рәнҗетәләр генә. (Г. К.)
  • 5. Дигән сүзе аша ияргән аергыч аерылмыштан аңлашылган әйберне исеме ягыннан ачыклый. Мәсәлән: Сандугач дигән, ай, асыл кош гөлбакчада сайрый, ояда. (И. Б.) Французлар килеп кергән Мәскәү дигән калага. (X. И.)
  • 6. Аергыч аерылмышка гыйбарәт, катыш, аралаш, буенча, каршы, күрә кебек ярдәмлекләр аша да иярә һәм аерылмышны төрле яктан ачыклый. Мәсәлән: Бер тарафта балдан һәм сөттән гыйбарәт кәүсәр елгасы агып ята. (Г. Т.) Тирәякны төтен катыш бензин исе каплады. Велосипед буенча балалар ярышында беренчелекне яулап алды. (С. Ә.) Матур булыр, бу корсакларга каршы чаралар корсак. (Г. Т.) Синең дә, Хәмит, үзеңә күрә эшең бар. (К. Т.)

Сыйфатлар, рәвешләр, саннар, хәбәрлек сүзләр белән бирелгән аергычлар үзгәртү

Ясалма сыйфатлар һәм ясалма рәвешләр белән бирелгән аергычлар. Алар исем һәм башка төркем сүзләр белән бирелгән аергычларга якын торалар, чөнки сыйфат һәм рәвеш ясаучы күп кенә кушымчалар исемнәрне һәм башка сүзләрне исемгә бәйләү хезмәтен дә үтиләр. Исемнәрне исемгә шул кушымчалар ярдәмендә бәйләү процессында сыйфатлар һәм рәвешләр ясала, һәм алар синтаксиста аерылмышны төрле яклап ачыклаучы аергычлар булалар.

  • 1. –лы, -ле кушымчалы сыйфат белән бирелгән аергыч түбәндәге мәгънәләрне белдерә:

а) аерылмышта булган әйберне, мәсәлән: ... ак алъяпкычлы хатыннар күренде. (М. Ә.) Күк атлы кеше узып та китте. (И. Г.)

б) аерылмышта булган эчке билгеләрне, мәсәлән: Дөньяда күп кешеләр бардыр ки, үткен вә гакыллы кешеләрдән куркып, үз тирәләрендә күбрәк ахмакларны йөртәләр. (Г. К.) Бу китапны мәхәббәтле бер хәлфәдән укыдым. (Ф. Ә.)

в) исем фигыльдән ясалган сыйфатлар белән бирелгән аергыч аерылмыштан аңлашылган объектны яки үтәүчене ачыклый, мәсәлән: Сызганулы беләкләр Мөнирәнең күз алдында торалар. (Ф. X.) Рәнҗү катыш әрнүле сүзләр ике арада бик кызып киттеләр. (Г. И.)

г) аергыч аерылмышны ниндидер билгегә ия булган өлеше буларак ачыклый, мәсәлән: Ике генә тәрәзәле өй күренде. (Г. И.) Ул абзарга керә дә кәкре мөгезле кәҗәне өстерәп алып чыга. (Г. Г.)

  • 2. –сыз,-сез кушымчалы сыйфат белән бирелгән аергыч аерылмышны анда табылмаган үзенчәлек аркылы ачыклый. Мәсәлән: Син яшәмә, файдасыз бер түмгәк булып тигез урында. (М. Ж,.)
  • 3. –гы, -ге кушымчалы сыйфат белән бирелгән аергыч әйберне шул әйбернең булу урыны, вакыты ягыннан ачыклый. Мәсәлән: Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән. (Г. Т.) Башындагы, яраларыннан кан бөркелә бинтлар үтәли. (X. Т.)
  • 4. –дай, -дәй кушымчалы рәвеш белән бирелгән аергыч аерылмышны үзеннән (аергычтан) аңлашылган әйбергә яки күренешкә тиңләп ачыклый. Мәсәлән: Җырга салып, җырдай тормышыңны үзеңә бүләк итәсе иде. (X. Т.) Калтырый җир, таудай танкларның дәһшәтләрен күрсә идегез! (Ф. К.)
  • 5. Башка төрле ясалма рәвешләр һәм сыйфатлар белән бирелгән аергычлар да аерылмыштан аңлашылган әйберне төрле яклап ачыклыйлар. Мәсәлән: Анда татарча спектакль куела. (Г. К.) Ничә йөз еллык зур карт имәнне... Дманкүл чокыры өстенә аша ташлады. (Г. И.)

Төп сыйфат һәм рәвешләр белән бирелгән аергычлар үзгәртү

Мондый аергычлар аерылмышка янәшә тору чарасы аша иярәләр һәм аерылмыштан аңлашылган әйберне төрле яклап ачыклыйлар:

а) төсен белдерәләр: Мәйдан буш, кызыл өй ялгыз калды. (Г. И.)

б) урын, вакыт эчендәге яки гомумән күләм-чамасын белдерә: Кечкенә генә дошманга да зур дошманга хәзерләнгән кебек хәзерләнергә тиеш. (Г. Т.) Аның машинасына авыр танклар да юл биреп үтәләр. (Г. Б.) Бераз җир сүзсез бардылар. (Ф. X.) Үз гомерендә бик күп изгелекләр эшләде Миргали Сабарга. (М. Ә.)

в) формасын, рәвешен белдерә: Түгәрәк күл буйларында кошлар сайрый камышта. (С. Ә.) Аның куәтле дулкыннары... текә ярга һөҗүм итәләр. (Г. И.) г) тәмен белдерә: Әче алма ашар идем, тияр дим тешләремә. (Җ.)

д) эчке характерын, үзенчәлеген, белдерә: Якын дустым, сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. (Г. Т.)

е) эчке халәтне, эчке сыйфатны белдереп, күбрәк, алынма сыйфатлар белән бирелгән аергычлар йөриләр: Табигый объектив законнарны үз белдегең белән генә бозып булмый. (С. Т.) Сезгәме соң гомуми эшләр артыннан йөрү! (К. Т.)

Саннар белән бирелгән аергычлар үзгәртү

Мондый аергычлар аерылмышка янәшә тору чарасы аша бәйләнәләр һәм аерылмыштан аңлашылган әйбернең (затның) санын белдерәләр. Отрядта ике йөз батыр бар. (Г. И.) Җиденче яшемдә мине мәктәпкә бирделәр. (Ф. Ә.) Ун кешене аттылар, җиделәп кеше генә качып котыла алды. (Г. И.) Сан белән бирелгән аергыч аерылмышка төрле, артык сүзләре ярдәмендә дә иярергә мөмкин. Мәсәлән: Бишесе биш төрле характерда. Утыздан артык солдат кул куйган. (С. Ә.)

Хәбәрлек сүзләр белән бирелгән аергычлар үзгәртү

Бу төр аергычлар, хәбәрлек сүзнең мәгънәсенә һәм бәйләүче чараларның төренә карап, аерылмыштан аңлашылган әйберне (затны, төшенчәне) төрле яктан ачыклыйлар. Мәсәлән: Бәхеткә каршы, икмәкче күнде, итекчегә кирәге кадәр икмәк бирде. (Г. Т.) Мин кирәк хәтле мал бирермен. (X. И.) И, калдыр әле юк уйларны. (К. Т.) Дөнья кайнарга тора, шундый вакытта сез җыен юк-бар эш артыннан йөрисез. (Г. Й.)

ФИГЫЛЬЛӘР БЕЛӘН БИРЕЛГӘН АЕРГЫЧЛАР үзгәртү

Сыйфат фигыль белән бирелгән аергычлар. Алар түбәндәге мәгънәләрне белдерүче аерылмышны ачыклыйлар: үзгәртү

  • а) аерылмыштан аңлашылган үтәүчене ачыклыйлар: Күргән бер кеше сорап тора. (Г. И.) Һәммәсе карар күзне рәхәтләндерә. (Г. И.) Егет шул киләчәк каһарманлыклар белән канатлана иде. (Г. И.)
  • б) аерылмыштан аңлашылган объектны ачыклый: Җырланасы җырымны иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. (Г. К.)
  • в) процессның үтәлү урынын яки вакытын ачыклый: Кайтыр юл түбән таба иде. (Г. И.) Ат җибәрәчәк вакыт җиткән икән. (Ф. X.)
  • г) процессны үтәүдә катнашкан коралны ачыклый: Азатка әтисе — ата торган мылтык бүләк иткән иде. (С. Ә.)

Инфинитив белән бирелгән аергыч. үзгәртү

Бу төр аергыч аерылмыштан аңлашылган әйбернең (затның, төшенчәнең) булу максатын белдерә: ...кая булса да сыенырга бер урын эзли башлый идем. (Г. И.) Сизенәм: егетләрнең урнашырга исәпләре юк түгел. (Ф. X.)

Чыганак үзгәртү

  • Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма,— Казан: Тат. кит. нәшр., 1984,—256 бит.

Сылтамалар үзгәртү

  • ?