Адольф Купфер ( 6 [17] января 1799, Митава, Курляндия губернасы, Россия Империясе - 23 мая [4 июня1865, Санкт-Петербург, Россия Империясе ) - академик, әйдәп баручы физик һәм химик, метролог.

Адольф Купфер
Туган 27 декабрь 1798 (7 гыйнвар 1799)[1] яки 6 (17) гыйнвар 1799
Елгава, Курләндия гөбернәсе, Россия империясе[1]
Үлгән 23 май (4 июнь) 1865[1] (66 яшь)
Санкт-Петербург, Россия империясе[1]
Үлем сәбәбе пневмония
Күмү урыны Смоленск лүтеран зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Дерпт университеты[d]
Һөнәре физик, метеоролог
Эш бирүче Казан Император университеты
Ата-ана
Кардәшләр Карл Генрих Купфер[d][2]

 Адольф Купфер Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Адо́льф Я́ковлевич Ку́пфер 1799 елның 6 (17) гыйнварында сәүдәгәр гаиләсендә туа. А.Я.Купферның 11 абыйсы һәм 4 апасы булган. 1815 елда Митава гимназиясен тәмамлый (1815) [3] һәм Дерпт университетының медицина факультетына укырга керә. Гимназиядә укыганда ук табигать белеме белән кызыксына. 1816 елның язында Германиягә китә, Берлин университетында минералогияне өйрәнә башлый. Аннары ул Гөттингенда гамәли химия белән шөгыльләнә, анда шулай ук астрономия буенча Гаусс лекцияләрен тыңлый.

1820 елда «De calculo crystallonomico» темасына докторлык диссертациясен яклый.

Ярты ел Парижда яши (Гаиның лекцияләрен тыңлый) һәм 1822 елның җәендә Петербургка килә. Табиб Либошицның минералогик коллекциясе аңа беренче мөстәкыйль фәнни эш язарга мөмкинлек бирә. Моның өчен 1823 елда Берлин Фәннәр Академиясе премиясен ала.

1823 елда Казан Император университетына химия һәм физика кафедрасына чакырыла, ләкин эшли башлаганчы, халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан профессор И.М. Симонов белән бергә Парижга университет өчен физик һәм астрономик инструментлар сатып алу өчен җибәрелә.

Февраль 1824 елда Казанга кайта, химия һәм физика кафедрасы белән җитәкчелек итә.

Химия, физика, минералогия һәм хәтта ботаника буенча лекцияләр укый. Бер үк вакытта 1828 елдан беренче магнит обсерваториясен булдырып, җир магнетизмы буенча эшләр башкара.

1828 елда Купфер Көньяк һәм Урта Уралга сәяхәт итә. Башка торак пунктлар белән беррәттән, ул Златустта, Миасста, Чиләбедә була . Златуст өлкәсендәге Урал тауларын тикшерә.

Экспедициядән кайткач, Фәннәр академиясе тарафыннан «минералогия өлеше" буенча ординар академик итеп сайланганын белгәч, Петербургка күченә.

1829 елда Фәннәр академиясе Эльбрус тавы районын тикшерү өчен махсус экспедиция оештыра. Экспедициянең гомуми җитәкчелеге А.Я. Купферга йөкләнә [4] .

1833 елда ул француз телендә Урал сәяхәтендә саклаган көндәлекләрдән торган "Уралга сәяхәт, китабын бастырып чыгара.

Хәзерге вакытта бу китап Екатеринбург тарих-туган якны өйрәнү музееның сирәк фондында бар.

1841 елның 11 гыйнварыннан - "физика" буенча ординар академик (Г.Ф.Паррот үлгәч, аның урынына).

1849 елда Баш физик обсерваториянең беренче директоры итеп билгеләнә.

1846 елда Купфер Лондон Король король җәмгыятенең чит ил әгъзасы итеп сайлана.

1851 елдан - Хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Шулай ук Баш педагогика институтында физикадан лекцияләр укый(1829 елның 30 июленнән 1851 елның 1 июленә кадәр ул физика кафедрасын эшли.

1865 елның 23 маенда (4 июнь) үпкә ялкынсынуыннан үлә. Санкт-Петербургта Смоленск лютеран зиратында җирләнгән.

Хезмәтләре үзгәртү

Кристаллография, минералогия, металлургия, метрология, җир магнитизмы, метеорология өлкәсендә 150 дән артык фәнни хезмәт авторы.

  • «Poggendorff’s Annalen», «Bulletins de l’Académie imp. des sciences»
    • «Dissertatio de calculo crystallonomico» (Геттинген, 1821);
    • «Preisschrift über genaue Messung der Winkel an Krystallen» (Берлин, 1826);
    • «Voyage dans les environs du mont Elbrouz dans le Caucase» (СПб., 1830);
    • «Reise in die Umgegend des Berges Elborus in Kaukasus» (СПб., 1830);
    • «Handbuch der rechnenden Krystallonomie» (СПб., 1831),
    • «Voyage dans l’Oural entrepris en 1828» (СПб., 1833; с атласом);
    • «Руководство к деланию магнетических и метеорологических наблюдений» (СПб., 1835; нем. перев. В. Дерингера, в «Corresp. Blatt des naturforschenden Vereins zu Riga», 1859);
    • «Instructions pour faire des observations metéorologiques et magnétiques» (СПб., 1836);
    • «Tables psychrometriques et barométriques à l’usage des observatoires météorologiques de l’empire de Russie» (СПб., 1841);
    • «Выводы из метеорологических наблюдений, деланных в российском государстве» (СПб., 1846);
    • «Опытные исследования упругости металлов» (СПб., 1860).

Бүләкләре үзгәртү

1 нче дәрәҗә Изге Анна (1864) ордены

1 нче дәрәҗә Изге Станислав (1860) ордены

3 нче дәрәҗә Изге Владимир (1856) ордены[5] .

Хәтер үзгәртү

 
Рәсәй почта конверты
 
 
А.Я. Купфер кабере Смоленск Лютеран зиратында
  • 1999 елда почта конверты чыгарыла.
  • 2009 елда почта маркасы чыгарыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Купфер, Адольф Яковлевич // Русский биографический словарьСПб: 1903.
  2. Купфер, Карл-Генрих // Русский биографический словарьСПб: 1903.
  3. Сначала учился в частной школе Фрюбурса, а с 14 лет в Митавской гимназии.
  4. В 1841 году магнитная обсерватория была перенесена на 23 линию Васильевского острова, объединена с метеорологической и получила название магнитно-метеорологической обсерватории.
  5. Родной край. Краеведение Южного Урала

Әдәбият үзгәртү

  • . — Т. 1.
  • Пасецкий В. М. Адольф Яковлевич Купфер, 1799—1865. — М.: Наука, 1984. — 208 с. — (Научно-биографическая серия).

Сылтамалар үзгәртү