Авксентий Юртов (4 март 1854(1854-03-04), Кәләй, Минзәлә өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе20 апрель 1916(1916-04-20) (62 яшь), Илтирәк, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе) — эрзә мәгърифәтчесе, педагог, рухани. 1872-1883 елларда Казан укытучылар семинариясендә, 1883-1891 елларда Самар губернасындагы мордва авылларында (Иске Бесовка, Иске Бинарадка) укыта. 1891 елда Уфа губернасының Илтирәк авылына рухани итеп билгеләнә. Төп хезмәтләре: «Мордва халык иҗадияте үрнәкләре» (1882-1883), эрзә мордвасы өчен әлифба китабы[1] (1884); шуннан тыш христиан дини китапларын эрзә теленә тәрҗемә иткәнлеге дә билгеле.[2][3]

Авксентий Юртов
Туган 4 март 1854(1854-03-04)
Кәләй, Минзәлә өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 20 апрель 1916(1916-04-20) (62 яшь)
Илтирәк, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре галим

 Авксентий Юртов Викиҗыентыкта

Искәрмәләр үзгәртү