Абхаз-адыгэ халыклары

Абхаз-адыгэ халыклары — тугандаш адыгэ һәм абхаз (кайчак аерым халык буларак саналучы абазиннар да шул исәптән) халыклары. Абхаз-адыгэ телләрендә сөйләшәләр. Яшәү җирләре: Төньяк Кавказ һәм Кавказ арты, шулай ук төрле илләрдә диаспоралары бар. Бу төркемгә шулай ук Сочиның борынгы халкы булган (хәзерге вакытта юкка чыккан) убыхлар да керә.