Абхазиядә ислам

Абхазиядә дин

Абхазиядә исламөлешчә танылган Абхазия дәүләте территориясендә ислам дине. Дингә мөнәсәбәт турында сораштырудан алынган мәгълүматлар буенча, Абхазия халкының (244 832 кеше) ~15—16 % ы — Ислам дине тарафдары (2003).

Абхазиядә ислам
Дәүләт  Абхазия Җөмһүрияте[d]
 Гөрҗистан
Урын Абхазия
 Абхазиядә ислам Викиҗыентыкта
Сухуми мәчете

Тарих үзгәртү

 
Кавказ 750-елларда

Абхазия халкының 60 % ы христианнар (православие динен тотучылар), 16 % ы мөселманнар (2003)[1].

737 елда Кавказ арты җирләренә гарәп гаскәрләре һөҗүм итә. Гарәпләрне бу җирләрдән тулысынча IX гасыр урталарында гына куып чыгаралар. Шул ук вакытта гарәпләрнең күпчелеге, башка басып алынган районнардагы кебек үк, җирле халык белән ассимиляцияләнә.

VI гасырда Абхаз патшалыгы төзелә. Абхазия дәүләтенә Көнбатыш Грузия дә кергән. VII гасырда үсешкә ирешкән һәм VIII гасырда (Византиядән һәм Хәлифәттән) тулы бәйсезлеккә ирешкән.

Абхазия тарихында беренче мөселманнар булып Генуя (Италия) сәүдәгәрләре тарафыннан (XIII—XIV гасырлар) Мисырга коллыкка сатылган абхазлар санала.

Беренче тапкыр Сухуми (ул вакытта Себастополис) мөселманнары XIV гасыр башындагы документларда искә алына.

XVI гасырның икенче яртысында Абхазия һәм Көнбатыш Грузиянең Госманлы империясенә бәйлелеге көчәя. Госманлы дәүләте заманында XVI—XVIII гасырларда Абхазия халкы күпләп Ислам динен кабул итә.

1810 елның 17 февралендә (1 март) Александр I Абхаз кенәзлеген Россия империясенә кушу турында Манифест чыгара. 1858 елда Абхаз кенәзлеге халкы 94 023 кеше тәшкил иткән. 1864 елның июнендә рус патшасы Абхаз кенәзлеген бетерә. Абхазия Россия империясенең Сухум хәрби бүлеге итеп үзгәртелә. 1864 елда берничә мең абхаз Төркиягә китәргә мәҗбүр ителә. Бүген Төркиядә дөньяда иң зур абхаз диаспорасы яши.

Абхазиядә Совет власте урнашкач, дәүләт структуралары исламны танудан туктаган. Яңа совет власте ягыннан күп санлы эзәрлекләүләргә карамастан, ислам тарафдарлары хакимияттән яшерен рәвештә мөселман йолаларын башкаруны дәвам итә[2]. ССРБ таркалганнан соң, Абхазия Югары шурасы 1992 елның 23 июлендә Абхазия территориясендә 1925 елгы Абхазия Конституциясен торгызырга карар итә.

1997 елда диннәр турындагы сораштыруда катнашучыларның 55 % ы үзләрен христианнар, 17 % ы мөселман дип атаган, 14,6 % ы дингә ышанмый. 2003 елда сораштырылучыларның 60 % ы үзләрен христианнарга, 16 % ы — мөселманнарга, 8 % ы — атеистларга, 5 % ы — мәҗүсилек диненә, 3 % ы — абхаз диненә, 1 % ы — Йәһвә шаһитларына, яһүдиләргә һ. б. кертеп караган.

2009 елда Абхазия мөселманнары беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короленнән Мәккәгә хаҗ кылырга чакыру алган.

Абхаз-мөселманнарның ризыкта һәм эчүдә бернинди чикләүләре дә юк: алар башка мөселманнар өчен харам булган аракы, шәраб, дуңгыз ите куллана. Ир балаларны сөннәткә утырту абхаз мөселман ирләре тарафыннан ниндидер әдәпсез гамәл һәм оятлы эш буларак кабул ителә[3].

Мәчет төзү проблемасы үзгәртү

XX гасырның беренче чирегендә Абхазиядә 60тан артык мәчет эшләгән. Хәзер Абхазиядә (Гудаутада һәм Сухумида) мөселманнарның ике вакытлы гыйбадәт кылу урыны бар. 1992 елда Гудаута мәдәният йорты фойесында мәчет-намаз бүлмәсе оештырыла. Анда Абхазия азатлыгы өчен(рус.) һәлак булган Төркия һәм Төньяк Кавказ иреклеләрен соңгы юлга озату оештырыла. Әлеге намаз бүлмәсе совет чорыннан соң мөселманнарның Абхазиядә ачылган беренче гыйбадәтханәсе була. 1999 елда Гудаутада мәчет өчен ике катлы йорт (Мөһаҗирләр ур., 4)[4], Сухумида мәчет өчен бер катлы бина бирелә. Алар мәчет архитектурасына охшамаган, ~100 кешене генә сыйдыра ала (ир-атлар өчен 80 кешелек бүлмә, хатын-кызлар өчен 20 кешелек). Якындагы бинаны сатып алып, Сухуми мәчете территориясен киңәйтү планы бар[5].

Оешма үзгәртү

2014 елда Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (АР МБДН) теркәлү үтә. Аның максаты — мөселман халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү, рухи дәрәҗәсен күтәрү һәм конфессияара тынычлыкны саклау. АР МБДН РФ мөселманнары, абхаз диаспоралары белән элемтәдә тора. 2005 елның мартында Россия Мөфтиләр шурасы(рус.) белән килешү төзелгән. Абхазия мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче рәисе — мөфти Адил Габлиа(рус.) (19312011) була[6], 2011 елда Абхазия мөселманнарының дүртенче съезды Салих (Станислав) Кварацхелияны Абхазия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлый[7]. 2017 елдан мөфти — Тимур Дзыба[8]. Мөфти вазыйфасын башкарган Салих Кварацхелия Сухум мәчетенең имамы (абх. ахəаџьа) итеп билгеләнә. 2010 елның 10 июлендә Сухуми мәчете имамы Салих Кварацхелияның ВАЗ-2107 автомобиле төбенә шартлаткыч җайланма куелган була[9].

Сухуми мәчете үзгәртү

Төп мәкалә: Сухуми мәчете
 
Сухуми мәчетенең урам яктан күренеше

Ике дистә ел дәвамында Сухумидагы мәчет өчен урын билгеләнмәгән. Башта мәчетне диңгез ярында төзү күздә тотыла, анда совет чорында ук 14 катлы кунакханәгә нигез салынган була (Тынычлык проспектындагы Югары судның хәзерге бинасы каршында), ләкин монда кунакханә төзергә карар итәләр. Аннан соң Курченко исемендәге парк сайлап алына, махсус парк зонасында мәчет төзү максатка ярашлы түгел, дип табыла. Сухуми шәһәре администрациясе башлыгы Астамур Антон улы Адлейба фикеренчә: «Мәчет, Сухумида бердәм рухи үзәк булсын өчен, православие, протестант чиркәүләре һәм католик храмы янында булырга тиеш. Без күбесенчә мөселман илләрендә яшәүче абхаз мөһаҗирләрен аларның тарихи ватаннарына кайтарырга телибез, ләкин алар Абхазиядә үзләренең дини хокуклары кысылыр дип курка. Дөньядагы абхазларның 70 % ы — мөселманнар. Абхазия — христиан иле. Госманлы империясенең күп гасырлык хакимлеге чорында кергән ислам диненең Абхазиядәге абхазларга йогынтысы күптән зәгыйфьләнгән»[10].

«Мөселманнар саны ел саен арта бара. Хәзер алар — җирле халык, Төркиядән, Иордания һәм Сүриядән күченеп кайткан күчмәннәр, шулай ук Урта Азиядән килгән хезмәт мигрантлары. Бәйрәм намазларына меңгә кадәр кеше җыела. Җомга намазына килгән барлык мәхәллә кешеләре өчен урын җитми. Кешеләр урамда дога кылырга, салкын бетонда утырырга мәҗбүр. АР МДН мәчет төзелешенә кагылышлы барлык мәсьәләләрне — бинаны финанслау мәсьәләсеннән алып төзелеш планына кадәр, хөкүмәт белән килештерергә әзер. Әгәр кемнедер манара һәм гөмбәз борчыса, ахыр чиктә, без бары тик бина төзи алабыз»,— ди Салих (Станислав) Кварацхелия[11].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Религия в Абхазии. dic.academic.ru.(рус.)
  2. Абхазиядә Ислам тарихы 2022 елның 5 июнь көнендә архивланган.(рус.)
  3. Александр Крылов. ЕДИНАЯ ВЕРА АБХАЗСКИХ "ХРИСТИАН" И "МУСУЛЬМАН". Особенности религиозного сознания в современной Абхазии. Портал-Credo.Ru, 17.03.2004(рус.)
  4. Мечеть г. Гудаута. ВКонтакте
  5. Абхазия мөфтие Тимур Дзыба Сухум мәчете турында. 26.05.2019 (видео, 7:27)
  6. Габлия, Адиль. dic.academic.ru(рус.)
  7. Салих (Станислав) Кварацхелия избран председателем Духовного управления мусульман Абхазии. apsnypress.info(рус.)
  8. Абхазия мөселманнары яңа мөфти сайлады. 2020 елның 21 июль көнендә архивланган. materik.ru, 19.12.2017(рус.)
  9. Салих Кварацхелия: «Мы усилим работу в плане взаимодействия с властями». Эхо Кавказа, 20.12.2011(рус.)
  10. Мусульмане Абхазии хотят развеять негативное мнение о себе. «Республика Абхазия» (Сухум), 03.06.2006
  11. Салих Кварацхелия: «Люди вынуждены молиться на улице». 2020 елның 20 июль көнендә архивланган. Группа Кавказ. Одноклассники(рус.)