Абдулмөслим Магомаев

Магомаев Абдулмөслим Мөхәммәт оглы (рус. Муслим Магометович Магомаев, Абду́л-Мусли́м Магоме́т оглы Магома́ев, әзери. Abdul Müslüm Məhəmməd oğlu Maqomayev; 18 (1885) сентябрь, Грозный, Терск өлкәсе, Рәсәй империясе — 28 июль 1937, Нальчик, ССРБ) — азәрбайҗан, совет композиторы һәм дирижеры, Азәрбайҗан ССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1935), Азәрбайҗан классик музыкасына нигез салучыларның берсе, аның исеме Азәрбайҗан дәүләт филармониясенә бирелгән. Җырчы Магомаев Мөслим Мөхәммәт оглының бабасы[2].

Абдулмөслим Магомаев
Туган телдә исем әзери. Əbdülmüslüm Məhəmməd oğlu Maqomayev
Туган 6 (18) сентябрь 1885
Грозный
Үлгән 28 июль 1937(1937-07-28)[1] (51 яшь)
Налчык, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d] һәм Список похороненных на Аллее почётного захоронения в Баку[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Закавказская учительская семинария[d]
Һөнәре дирижёр, композитор, педагог, драматург
Эш бирүче Ленкоранская городская средняя школа №1[d]
Балалар Джамал-Эддин Муслимович Магомаев[d] һәм Магомет Муслимович Магомаев[d]

 Абдулмөслим Магомаев Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Абдулмөслим Магомаев хатыны белән. 1906 ел

Музыка белән мавыгуы бала чагыннан башлана, мәктәп музыка үзешчән сәнгатендә катнаша. Кавказ аръягындагы укытучылар семинариясе оркестрында уйный, шунда Хаҗибәков Гозәер Абделхөсәен улы белән таныша, аның белән гомергә дус булып кала.

Семинарияне тәмамлагач, башта Төньяк Кавказда, соңрак Азәрбайҗанда укытучы булып эшли, Тифлис укытучылар институтында экстерн юлы белән имтиханнар тапшыргач, Бакыда төпләнеп кала. Башта Һаҗибәков җитәкчелегендә уенчы сыйфатында урындагы опера труппасы составына керә, соңрак — театр дирижеры һәм җитәкчесе булып китә. Аннары Азәрбайҗан ССР ы халык мәгарифе комиссариатында җаваплы вазифалар биләгән.

«Шаһ Исмаил» һәм «Нәргиз» дигән ике опера язган, соңгысы совет тематикасына тәүге азәрбайҗан операсы була. Иҗатында Азәрбайҗан милли сәнгате йогынтысы тоела. Ул шулай ук азәрбайҗан бию көйләре, җырлар буенча өч йөзләп симфоник эшкәртмә авторы булып тора.

1937 елның 28 июлендә Нальчик шәһәрендә туберкулездан үлә [3]..

Гаиләсе үзгәртү

Абдулмөслимнең өч ир туганы һәм ике кыз туганы була. Ул опера җырчысы Хәнәфи Тереголовның сеңлесе Тереголова Бәйдигөлгә (Бәйдигөлҗамал, Гозәер Һаҗибәковның балдызына) өйләнә. Аларның ике улы - Җамалетдин һәм Мөхәммәт була. Баш баласы Җамалетдин 1953-1957 елларда Азәрбайҗан ССР ы сәнәгать министры вазифасын били, икенчесе театр рәссамы һәм аниматоры була, броне булуына карамастан, Бөек Ватан сугышына китә һәм 1945 елның 24 апрелендә, җиңүгә берничә генә көн калганда, Берлинда һәлак була. Актриса Айшет Кинжалованың аның белән никахыннан улы - соңрак танылачак опера һәм эстрада җырчысы, композитор Мөслим Магомаев туа[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Musicalics
  2. Магомаев Абдул Муслим Магометович / Абасова Э. Г. // Корто — Октоль. — М. : Советская энциклопедия : Советский композитор, 1976. — Стб. 380. — (Энциклопедии. Словари. Справочники : Музыкальная энциклопедия : [в 6 т.] / гл. ред. Ю. В. Келдыш ; 1973—1982, т. 3)
  3. Советские оперы, 1982, с. 411
  4. Муслим Магомаев. История стеснительного человека. Бабасын - өлкән Мөслим Магомаев, оныгын - кече Мөслим Магомаев дип йөртүчәннәр.

Чыганаклар үзгәртү

  • Советские композиторы: краткий биографический справочник - М. Советский композитор,1957
  • Депутаты Верховного Совета СССР, том VIII- Известия Советов депутатов трудящихся СССР, 1970
  • Григорьев Л. Г., Платек Я. М. Советские композиторы и музыковеды: справочник в трёх томах. — М., Советский композитор, 1981. — Т. 2: К — Р. — 416 с.
  • Исмаилова Г. А. Муслим Магомаев / под ред. Л. В. Карагичевой — 1-е изд.. — Б.: Азербайджанское государственное издательство, 1975. — 64 б.