Абдулла Фәйзрахман улы Шаһиев (23.02.1907, Уральски, Казакъстан — 04.05.1993, Агыйдел, БР) — 16нчы гвардия Чернигов кавалерия полкы пулеметчысы, гвардия сержанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1943/1992).

Абдулла Шаһиев
Туу датасы 23 февраль 1907(1907-02-23)
Туу урыны Уральски
Үлем датасы 4 май 1993(1993-05-04) (86 яшь)
Үлем урыны РФ, БР, Агыйдел (шәһәр)
Гаскәр төре кавалерия
Дәрәҗә
Өлкән лейтенант
Өлкән лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены «Сугыш казанышлары өчен» медале
Абдулла Фәйзрахман улы Шаһиев

1926 елда Уральскида Зиннәт Фәттаховага өйләнә, аның белән 11 бала үстереп, гомер азагына кадәр гомер кичерә. 1929-31 елларда Таҗикстанда, Куляб шәһәрендә торалар. 1935 елдан 1940 елгача Урал кавалерия полкында хезмәт итә, 1940 елда сержант мәктәбен тәмамлагач, Таҗикстанда кавалерия полкында хезмәт итә.

1943 елның 3 октябрендә Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган кыю старшина сугыштан исән-имин әйләнеп кайта. 1944 елда Шадринск хәрби училищесын тәмамлап, өлкән лейтенант званиесен ала.

Сугыштан соң Төрекмәнстанда яши. 1959 елда социалистик милекне урлауда гаепләнеп, хөкем ителә һәм аннан «Алтын Йолдыз»ын алалар. Ветеран кан түгеп алган дәүләт бүләген кире кайтару өчен нык тырышкан, күрәсең: ССРБ таркалып берничә ай узгач, 1992 елның 3 апрелендә аны Герой исеменнән мәхрүм итү турындагы суд карары юкка чыгарыла, хөкем вакытында тартып алынган орден-медальләре кире кайтарыла. Шунысы мөһим: тарихта бүтән мондый очрак теркәлмәгән.

1993 елның 4 маенда Агыйдел шәһәрендә вафат булган. БР Кызыл Кама районы Яңа Кабан авылы зиратында җирләнгән.

Әмма А.Шаһиевнең исеме “Безнең якташлар – Советлар Союзы Геройлары” китабына кертелмәгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • [1] Статья «Знатные люди нашей республики. Герой Советского Союза Абдулла Шагиев - Газета «Красная Татария». – 10 апреля 1945 г. (№70)

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү