Абдулла Гыйззәтуллин

Абдулла Гобәйдулла улы Гыйззәтуллин (1904 елның 5 мае, Ибраһим, Уфа губернасы, Россия империясе1945 елның 15 марты, Устфав, Алмания) — совет солдаты, гвардия сержанты. Үзәк фронтның 61 нче армиясенең 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең 7 нче гвардия кавалерия корпусының 60 нчы гвардия кавалерия полкы бүлекчәсе командиры. 1941 елның декабрендә Уфа шәһәрендә оешкан 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең Советлар Берлеге каһарманы исеменә лаек булган 78 хәрбиләрнең берсе[1].

Абдулла Гыйззәтуллин
Туган 5 май 1904(1904-05-05)
Ибраһим, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 15 март 1945(1945-03-15) (40 яшь)
Алмания
Күмү урыны Алмания
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тормыш юлы үзгәртү

Абдулла Гыйззәтуллин 1904 елның 5 маенда Ибраһим авылында туа (хәзер — Башкортстанның Чишмә районы). Милләте буенча татар. Башлангыч белем ала. 1938 елдан ВКП(б) әгъзасы. Бөек Ватан сугышына кадәр Чишмә районының «Оршак» совет хуҗалыгында трактор бригадасы бригадиры булып эшли[2].

Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә 1942 елның маенда Чишмә райвоенкоматы тарафыннан чакырыла. 1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 60 нчы гвардия кавалерия полкы бүлекчәсе командиры гвардия сержанты Гыйззәтуллин немец илбасарларына каршы сугышларда кыюлык һәм батырлык күрсәткән.

1943 елның 20 сентябрендә Гомель өлкәсенең Лопатино авылы өчен барган сугышта Гыйззәтуллин дошманның ике танк һәм пехотасы контратакын туктата һәм частьләрнең алга таба баруына комачаулаган дошманның пулемёт ноктасын үз бүлеге белән бергә туктата.

1943 елның 28 сентябрендә дошманның артиллерия һәм пулемёт уты астында Гыйззәтуллин эскадроннан беренче булып Днепр елгасының көнбатыш ярына чыга. Гомель өлкәсенең Брагинский районы Галки авылы янында плацдармны тотып калу өчен көрәштә ул дошманның ике пулемётын юк итә һәм шул рәвешле полкның калган бүлекчәләренә елганы уңышлы узу мөмкинлеге бирә. Авыр яраланганнан соң сугыш кырыннан китми[2].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы белән командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәү һәм немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен гвардия сержанты Абдулла Гыйззәтуллинга Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә[3][4].

1945 елның 15 мартында һәлак була. Устфав шәһәрендә (Алмания) җирләнгән[2].

Хәтер үзгәртү

  • Чишмә районында аның исемен урам йөртә.
  • Абдулла Гыйззәтуллин исеме Советлар Берлегенең 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең барлык 78 Каһарман исемнәре белән бергә мемориаль такталарда алтын хәрефләр белән язылган.
  • Туган авылында мәктәп аның исемен йөртә (Габдулла Гыйззәтуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе)[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сегодня исполняется 105 лет со дня рождения Героя Советского Союза Абдуллы Гизатуллина, archived from the original on 2019-09-01, retrieved 2021-04-06 
  2. 2,0 2,1 2,2 Абдулла Гыйззәтуллин «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  3. Гизатуллин Абдулла Губайдуллович. Герой Советского Союза «Подвиг народа» сайтында
  4. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.
  5. Школа имени Абдуллы Гизатуллина с. Ибрагимово Чишминский район, archived from the original on 2013-12-30, retrieved 2021-04-06 

Сылтамалар үзгәртү