Ёсихидэ Суга

Япония премьер-министры

Ёсихидэ Суга (яп. 菅 義偉, 1948 елның 6 декабре, Япония, Акита префектурасы, Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән), Акиномия) — Япония дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2020―2021 елларда ― Япония премьер-министры, 2020―2021 елларда Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе[2].

Ёсихидэ Суга
64нче Япония премьер-министры
Вазыйфада
2020 ел – 2021 ел
Аңа кадәр Синдзо Абэ
Дәвамчысы Фумио Кисида
Шәхси мәгълүмат
Туган 6 декабрь 1948(1948-12-06) (75 яшь)
Япония , Акита префектурасы, Огати өязе, Акиномия
Сәяси фирка Либераль-демократик фирка
Җефет Марико Суга[d][1]
Әти Васабуро Суга[d]
Белем Хосэй университеты

Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре (2012—2020).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 6 декабрендә   Акита префектурасы Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән) Акиномия авылында туган. Токиода Хосэй университетында(рус.) бакалавр дәрәҗәсе алган. Унбер ел дәвамында парламент депутаты ярдәмчесе булып, 1984 елда Япониянең тышкы сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшләгән. Иокогама шәһәр советы әгъзасы булган.

1996 елда Япониянең либераль-демократик фиркасе исемлеге буенча беренче мәртәбә   ил парламентына(рус.) сайланган.

20062007 елларда Япония премьер-министры Синдзо Абэның(рус.) беренче кабинетында эчке эшләр һәм коммуникацияләр министры вазифасын били.

20122020 елларда Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре[3].

2020―2021 елларда ― Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе, ил премьер-министры. Сәламәтлеге буенча Япония премьер-министры вазифасыннан киткән Синдзо Абэ урынына премьер-министр итеп сайлау буенча парламентта тавыш бирү 16 сентябрьдә узган[4].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү