«Болгар» номерлары

Казандагы бина, Россия

«Болгар» номерлары» кунакханәсе, яки И.И. Апаковның (1897 елдан Ә.Г. Хөсәенов, 1907 елдан М.-Ш.М. Казаковның) табыш китерүче йорты, XX гасыр башыннан «Болгар» номерлары — XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Казанда эшләгән кунакханә. Казан шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле (Габдулла Тукай 1907-1913 елларда биредә яшәгән) мемориаль урыннарның берсе. Татар архитектурасы истәлеге. Инкыйлабка кадәр кунакханәдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре яшәгән яки тукталган. 1906-1911 елларда бинада бертуган Шәрәфләрнең «Үрнәк» басмаханәсе эшли. 1908 елдан «Әл-ислах» газетасы мөхәрририяте урнаша.

Истәлекле урын
«Болгар» номерлары
«Болгар» номерлары
«Болгар» номерлары
Урын Казан: Мәскәү урамы, 59/14
Лаихә авторы П.И. Романов (архитектор)
Төп даталар:
1866 елБинаны төзү
2011 елБинаны җимерү
Халәт җимерелгән

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  «Болгар» номерларының элекке һәм яңа фотосурәтләре.
 
«Болгар» номерлары уңда. 1895
 
«Болгар» номерлары. 1952
 
«Болгар» номерлары урынында яңа бина төзү. 2011

1866 елда беренче гилдия сәүдәгәре Ибраһим Исхак улы Апаков (1822-1880) акчасына архитектор Петр Иван улы Романов проекты буенча Казан шәһәренең түбәнге өлешендә, Евангелистлар (хәзерге Татарстан) урамы белән Мәскәү урамы чатында, Кабан күле каршында, элекке Печән базары мәйданы янында табыш китерүче йорт буларак төзелгән. И.И. Апаковның бердәнбер кызы — мирасчысы Бибимәрьямбану Ибраһим кызы Шамил (1884-1906 елларда отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамил никахында була), 1895 елда әнисе вафат булгач, зур байлыкка ия булып кала һәм табыш китерүче әлеге йортны 1897 елның 11 октябрендә Ырынбурдан Казанга күчеп килгән беренче гилдия сәүдәгәре Әхмәт Гали улы Хөсәеновка (1837-1907) сата. Җәдиди мәдрәсәләргә химаячелек итүе белән дан казанган Ә.Г. Хөсәенов беренче васыятьнамә язганда, табыш китерүче йортны Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә васыять итә. Ләкин 1907 елда вафаты алдыннан карарын үзгәртә һәм йортны беренче гилдия Казан сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗан улы Казаковка (1848-1932) сата. XX гасыр башында коммерсант Фәтхулла Әхмәдуллин табыш китерүче йортның беренче катын арендага алып, «Болгар» номерлары (нумерлары) дип аталган кунакханә ача. Печән базары мәчетенә һәм Печән базарына якын урнашуы сәбәпле, «Болгар» номерлары татар зыялылары арасында популяр була, Казанның татар мәдәнияте үзәгенә әверелә. 1906-1916 елларда бинада «Йолдыз» газетасы (нәшире Әхмәтһади Максуди) мөхәрририяте урнаша. 1906 елда Ә.Н. Максуди «Болгар» номерларында беренче милли китапханә булган «Китапханәи Исламия» ача (соңрак «Китапханәи Исламия» китап бастырып сатучы сәүдәгәр Кәримовлар матбагасы урнашкан бинага күчә һәм 1928 елга кадәр шунда эшли). 1907 елда «Болгар» номерларында Шәрык клубы эшли башлый. 1908 елда «Болгар» номерларының бер бүлмәсендә «Әл-ислах» газетасы (җитәкчесе Фатих Әмирхан) урнаша. 1910 елда нигезләнгән, ике атнага бер саны чыгучы татар сатирик «Ялт-Йолт» журналының мөхәрририяте дә М.-Ш. М.Казаковның табыш китерүче йортында урнашкан була. 1906-1911 елларда бинада бертуган Шәрәфләрнең «Үрнәк» басмаханәсе эшли. «Ялт-Йолт», «Тәрбия» журналлары, «Әхбар» һәм «Казан мөхбире» газеталары «Үрнәк» басмаханәсендә басылган.

Инкыйлабка кадәр төрле елларда әлеге кунакханәдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре (Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнан тыш) — шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, инкыйлабчы Мулланур Вахитов, артист Вәлиулла Мортазин-Иманский, булачак тарихчы Габделбари Баттал (1925 елдан Төркиядә Габдулла Баттал-Таймас) яшәгән яки тукталган.

Габдулла Тукай үзгәртү

Тормышының соңгы елларын (1907-1913, өзеклекләр белән) бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 1886-1913) «Болгар» номерларында үткәрә, Клячкин шифаханәсенә дә шушыннан алып китәләр. Биредә иң яхшы әсәрләрен («Пар ат», «Шүрәле», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Туган җиремә» һ.б.) иҗат итә. Тукай тормышының әлеге чоры турында Сибгат Хәкимнең «Кырыгынчы бүлмә» поэмасында сүз бара[1].

Инкыйлабатан соң үзгәртү

1917-1990 елларда бина китапханә, торак итеп файдаланыла.

1990 елларда бинаны төзекләндерү кирәклеге турында сөйләшүләр булып ала, төзәтү эшләре башлана (мәсәлән, түбә калае алмаштырыла, нигезе ныгытыла һ.б.)

1998 елның сентябрендә (ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева), татар зыялылары һәм җәмәгатьчелек каршы булуга карамастан, Габдулла Тукай яшәгән бүлмә сакланган бина урнашкан урын яңа бина кору өчен (яңа бинада Тукай мемориаль бүлмәсен торгызу шарты белән) «Татнефть» ширкәтенә тапшырыла. ТР президентының «яңа төзелгән бинаның өске ике катын кире сүтәргә» дигән күрсәтмәсе үтәлми[2]. Төзү эшләре беткәч, «Болгар» номерларының фасады имитациясе генә калган яңа бинада «Татарстан» торак комплексы ачыла[3].

Бина үзгәртү

XX гасыр башында табыш китерүче йорт өчен төзелгән бина үрнәге. Кирпечтән өч катлы итеп, XIX гасырның II яртысы рус архитектурасының эклектика стилендә, классицизм формаларын саклап төзелгән фасад челтәрләп эшләнгән киртәле балконнары белән аерылып тора. Икенче, өченче катларда — торак бүлмәләр. XIX гасыр ахырында Казанның борынгы гербы — канатлы Зилант еланы формасындагы флюгеры булган, артык биек булмаган почмак манарасы корыла. 2011 елда бина тулысынча җимертелә.

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры (составители С.С. Айдаров, А.Х. Халиков, М.Х. Хасанов, Н.Н. Алеев). К.: ТКН, 1982.
  2. Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. К., 1974.
  3. Кузьмин В.В., Смыков Ю.И., Халиков А.Х. Казань. Путеводитель. К., 1977.
  4. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани