«Алтын битлек» премиясе

Россиянең театр сәнгате өлкәсендә эшләүче иҗат кешеләренә тапшырыла торган иң югары дәрәҗәле милли (дәүләт) бүләге, һөнәри премия

«Алтын битлек» премиясе (рус. премия «Золотая маска») — Россиянең театр сәнгате өлкәсендә эшләүче иҗат кешеләренә тапшырыла торган иң югары дәрәҗәле милли (дәүләт) бүләге, һөнәри премия.

«Алтын битлек»
премиясе
Ил Россия
Төр театр премиясе
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Омск курчак театрына тапшырылган алтын битлек
Омск курчак театрына тапшырылган алтын битлек

Тарих үзгәртү

«Алтын битлек» — Россия Милли театраль премиясе. 1993 елда Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан (Россия Федерациясенең театр эшлеклеләре берлеге рәисе ССРБ халык артисты М.А. Ульянов, аның урынбасары В.Г. Урин һәм драматург В. Павлов инициативасы һәм катнашы белән) оештырыла. Фестиваль һәм премия 1994-2005 еллар аралыгында, фестиваль дирекциясен Эдуард Бояков җитәкли башлагач, киң таныла. Шул елларда «Алтын битлек» Россиянең төп театраль вакыйгасына әверелә. Соңгы елларда «Алтын битлек»нең дәрәҗәсе тагы да ныгыды, фестиваль «Легендар спектакльләр һәм исемнәр», «Битлек Плюс», «Россия шәһәрләрендә, БДБ илләре һәм Балтиядәге иң яхшы спектакльләр» кебек яңа проектларга баеды.

Максаты үзгәртү

Театр сәнгатенең барлык өлкәләрендә бер сезон эчендә (мисалга, 2013-2014 ел сезоны) күрсәтелгән иң яхшы хезмәтләрне ачыклау һәм бүләкләү .

Статуты үзгәртү

Башта түбәндәге театр өлкәләрендә номинантлар кабул ителә:

  • Драма
  • Опера
  • Балет
  • Заманча бию
  • Оперетта/мюзикл
  • Курчак театры

Лауреатлар һәр елны «Спектакль-номинантлар фестивале»ндә билгеләнә.

Мәгълүмат үзгәртү

  • «Алтын битлек» фестивален оештыручылар: РФ театр әһелләре берлеге, РФ мәдәният министрлыгы, Мәскәү хөкүмәте, «Алтын битлек» фестивале дирекциясе.
  • Баш иганәче (баш партнёр) – Россия Сбербанкы
  • Даими партнёрлар – Вс. Мейерхольд исемендәге Үзәк, Театр институты
  • Номинантларны экспертлар шурасы кабул итеп ала. Драма театры һәм курчак театры спектакльләре өчен аерым, музыка театры спектакльләре өчен аерым экспертлар шурасы эшли. Экспертлар спектакльләрне театрларга барып яки видеоязмада карап сайлап алалар.
  • Экспертлар шурасы һәм «Алтын битлек» премиясе жюрие ел саен яңартыла.
  • «Театр сәнгатен үстерүгә керткән бәһасез хезмәте өчен», «Россиянең театр сәнгатен химаяләгән өчен» премияләрен РФ театр әһелләре берлеге сәркатибаты билгели.

Лауреатлар билгеләнгәч, «Алтын битлек» премиясе алган спектакльләр, «Иң яхшы спектакльләр Россия һәм Балтия илләре шәһәрләре буйлап» фестивале кысаларында, Россиянең сайлап алынган шәһәрләре сәхнәләрендә күрсәтелә.

Кызыклы фактлар үзгәртү

2014 ел үзгәртү

Йон Фоссе әсәре буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Җәйнең бер көнендә» спектакле «Алтын битлек»-2014 премиясенә 4 номинациядә тәкъдим ителгән:

  • Драма (кече форма) театрында куелган иң яхшы спектакль
  • Иң яхшы режиссёр эше (Фәрит Бикчәнтәев)
  • Иң яхшы уйналган хатын-кыз роле (Люция Хәмитова)
  • Иң яхшы ут куючы рәссам эше[2]

2018 ел үзгәртү

Актер һәм биюче Нурбәк Батулла «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек»кә лаек була [3] «Әлиф» спектакле «Алтын битлек»кә 3 номинациядә тәкъдим ителгән:

  • «Заманча бию» номинациясендә — «Әлиф» спектакле үзе
  • «Балет — ир-ат роле» номинациясендә биюче Нурбәк Батулла
  • Бию куючы буларак Марсель Нуриев [4]

2021 ел үзгәртү

  • Драматург Дина Сафина «Драма / Драматург эше» номинациясендә ― «5 mm/h» пьесасы буенча «Угол» иҗат лабораториясендә куелган спектакль-медитация өчен (режиссерлар Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров) «Алтын битлек»кә лаек була[5].
  • «Алтын битлек»кә Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Көзге сере» (Королевство кривых) спектакле[6] «Драма / зур формадагы спектакль» номинациясендә 6 тапкыр тәкъдим ителгән[7]
  • РФ һәм ТР атказанган артисты Аида Гарифуллина (Зур театр, Мәскәү) «Опера /Хатын-кыз роле» номинациясендә «Садко» операсындагы Волхова партиясе өчен тәкъдим ителгән[8]
  • Казанның Качалов театры сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Славутский «Алтын битлек»нең «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясе белән бүләкләнә [9].
  • М. Горький исемендәге Ырынбур драма театрының сәнгать җитәкчесе Рифкать Исрафилов «Алтын битлек»нең «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясе белән бүләкләнә[10].

2022 ел үзгәртү

2023 елгы «Алтын битлек» премиясенең музыкаль театр жюри составына Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе (2019 елдан), Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әскар Абдразаков, Башкорт опера һәм балет театрының баш дирижеры, Башкортстанның халык артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Артем Макаров кертелгән. Артем Макаров берничә ел дәвамында илнең төп театраль премиясе жюри составында эшләгән. [11]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-03-31 
  2. «Алтын битлек» премиясе рәсми сайтында
  3. Нурбек Батулла. «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты
  4. "Алтын битлек" алган Нурбәк Батулла: "Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм". Азатлык радиосы, 15.04.2018
  5. Дина Сафина. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты(рус.)
  6. Көзге сере. Әлмәт театры рәсми сайты
  7. Королевство кривых. Татарский драматический театр, Альметьевск. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты(рус.)
  8. Аида Гарифуллина. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты(рус.)
  9. Александр Славутский. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты(рус.)
  10. Рифкат Исрафилов. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты(рус.)
  11. Лейла Аралбаева. Худрук и главный дирижер Башоперы вошли в состав жюри премии «Золотая маска». ИА «Башинформ», 6.12.2022

Сылтамалар үзгәртү