Иоаким Вацетис: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
E737 (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: дивизиясе → {{comment|төмәне|дивизиясе}} using AWB
Юл номеры - 69:
 
== Тәрҗемәи хәл ==
Иоаким Вацетис [[Курляндия губернасы]] [[Гольдинген өязе]]нең Нейгоф утарында җирсез крәстиәннең гаиләсендә туа.
 
[[1891 ел]]да ирекле рәвештә армиягә керә. [[1897 ел]]да Вильно юнкер җәяүле гаскәр училищесыны, [[1909 ел]]да — Генераль штабы академиясене тәмамлый. [[1912 ел]]да — подполковник, 102-нче җәяүле Вятка полкының батальон командиры.
Юл номеры - 77:
 
=== [[Русия ватандашлар сугышы|Ватандашлар сугышы]] ===
[[Октябрь инкыйлабы]]ннан үз полкы белән большевиклар ягына күчә. [[1917 ел]]ның декабреннән — Ставка карамагындагы Революцион кыр штабының оператив штабының башлыгы. [[1918 ел]]ның гыйнварында Довбор-Мусницкий генералының поляк корпусы күтәрелешне бастыру белән җитәкчелек иткән. [[1918 ел]]ның апрельдән — Латыш укчылар {{comment|төмәне|дивизиясе}} командиры, сул эсерлар күтәрелешенең бастыруда катнашкан. [[1918 ел]]ның июненнән — [[ЭККА Көнчыгыш фронты]] командиры, 1918 елның сентябрьдә — [[1919 ел]]ның июльдә — РСФСР хәрби көчләренең Баш командующие. 1919 елның гыйнвар-мартында — бер үк вакытта Совет Латвия армиясенең командиры.
 
[[1919 ел]]ның июлендә хыянәттә гаепләнә һәм арестка салына, әмма тиздән иреккә чыгарыла. [[1919 ел]]ның августыннан Революцион хәрби советында эшли.
 
[[1921 ел]]дан ЭККА Хәрби академиясендә укытучы булып эшли.
 
[[1937 ел]]ның 29 ноябрендә шпионажда һәм контрреволюцион оешмасында катнашуда гаепләнә һәм арестка салына; [[1938 ел]]ның 28 июнендә ССРБ Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан атып үтерүгә хөкем ителә. Суд карары шул ук көндә башкарыла.