Имам әл-Газали: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Bot: Migrating 79 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q9546 (translate me) |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = Әбу-Хәми́д Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәли́
| рәсем = Imam Ghazali.gif
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем ={{lang-ar|ابو حامد محمد بن محمد الغزالى}}
| һөнәр = дин әһеле, [[суфичылык]], теология, фәлсәфә мантыйк
| туу датасы = 1058
| туу җире = [[Тус]], [[Иран]]
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = 19.12.1111
| үлем җире = Тус
| әти =
| әни =
Юл номеры - 19:
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт = http://www.ghazali.org
| башка мәгълүмат =
}}
'''Әбу-Хәми́д Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәли́''' ({{lang-ar|ابو حامد محمد بن محمد الغزالى}}) ([[1058 ел|1058]], [[Тус]], [[Иран]], — [[19 декабрь]] [[1111 ел|1111]], Тус) — [[ислам]] дин галиме һәм
== Тәрҗемәи хәл ==
Әл-Гәзәли әбү-Хәмид Мөхәммәд күренекле ислам дине белгече һәм фикер иясе [[1058 ел]]да Иранның Тус шәһәрендә (әлеге кала Хөрәсән төбәгендә урнашкан) туган. Аның балачагы ятимлектә һәм михнәттә узган. Тус, Җурҗан һәм Нишапурдагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган.
[[1085
Гыйлем эстәүнең әһәмиятен тирәнтен аңлаган Низам әл-Мөлек Мәлик шаһны илдә берничә урында дарелфөнүн ачарга күндерә. Мәгърифәт учаклары кодрәт иясе вәзир хөрмәтенә “Низамийя” исеме белән аталалар. 1091 елда [[Багдад]] шәһәрендәге “Низамийя”гә вәзир Ислам дине хокукын – фикъһ мөгаллиме итеп Гәзәлине җибәрә. Мәгәр аның укытучылык эшчәнлеге нибары дүрт ел гына дәвам итә. Тәхет тирәсендә вакыйгалар куера. Вәзир Низам әл-Мөлек һәм Мәлик шаһ фетнәчеләр тарафыннан явызларча үтерелә һәм сәлҗүкләр империясеннән бәрәкәт качып, ызгыш-тарткалашлар башлана. Белгечләр фаразлаганча әлеге куркыныч вакыйгалар тәэсирендә, әллә инде башка сәбәпләр беләнме галим авыруга сабыша һәм Шамнан (Багдадтан) хаҗ сәфәренә чыгып китә. Хаҗдан соң Гәзәли суфиларга кушыла. Дистә еллар буе дәрвиш булып михнәтләр, җәбер-золымнар чигеп, аларны үз җилкәсендә татып, гади халык арасында бер каладан икенчесенә күченеп йөреп гомер кичерә.
Илбашы тәхете тирәсендә, кадер-хөрмәттә көн күргән ошбу олуг галим вә фикер иясенең шушы гамәле аның биографларын бүгенгәчә гаҗәпкә калдыра. Ялан аяклы киндергә төренгән, биштәр аскан мосафир үзе кебек аркадашлары һәм мөритләре белән Сүрияне гизә, [[әл-Кодс]] (Иерусалим) һәм [[Искәндәрия]] (Александрия) калаларына сәфәр кыла. Биштәрендә кибеп беткән арыш икмәгенең кыерчыгы белән галимнең исемен гасырларда мәңгеләштергән дүрт калын кулъязма дәфтәр йөри. Ислам дине тарихында әлеге фундаменталь хезмәт “Иман турында фәннең яңадан торгызылуы” (“Воскрешение наук о вере”). Галим анда суфыйчылык тәгълимәтен вә ортодоксаль исламны килештерүгә ирешә. Һәм шуның өчен ул исән чагында вә бакыйлыкка күчкәч тә дин Исламга яңа сулыш бирүче буларак таныла. Ниһаять, фарсы тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар тына һәм ил белән идарә итү Мәлик шаһның улы – солтан Баркьярүк кулына күчә. Әлбәттә шаһның баш вәзире итеп Низам әл-Мөлекнең улы Фәһр әл-Мөлек билгеләнә. Нәкъ менә шушы яшь вәзир Гәзәлине эзләтеп шаһ сараена кайтара һәм аны остаз итеп университетка билгеләтә. Галим һәм философ алты ел дәвамында мәгърифәт нурын тарата. Шуннан соң туган якларына — Хорасанга үзенең туган шәһәренә кайтып хөрмәткә, суфыйларның рухи җитәкчесе – шәех дәрәҗәсенә ирешә, әмма үзенең мәктәп-мәдрәсәсен ачарга өлгерми кала — [[1111
Әл Газәли йөгерек телле, искиткеч мантыйкка ия булган, хикмәтле чагыштырулар ярдәмендә зур гомумиләштерүләргә ирешкән фикер иясе. Мәсәлән, ул кяфер каберенә еланнар оя кора дигән риваятькә ышанып, кабер ачып, анда еланнар тапмыйча аптыраучылардан каһкәһәләп көлә. Аның фикеренчә, гадәти, тышкы еланнардан котылу, аларны куып чыгару дөрес гамәл, әмма ул еланнар дәһринең күңелендә мыжлый һәм алардан һәр ике дөньяда да берничек тә котылу әмәле
▲Әл Газәли йөгерек телле, искиткеч мантыйкка ия булган, хикмәтле чагыштырулар ярдәмендә зур гомумиләштерүләргә ирешкән фикер иясе. Мәсәлән ул кяфер каберенә еланнар оя кора дигән риваятькә ышанып, кабер ачып, анда еланнар тапмыйча аптыраучылардан каһкәһәләп көлә. Аның фикеренчә, гадәти, тышкы еланнардан котылу, аларны куып чыгару дөрес гамәл, әмма ул еланнар дәһринең күңелендә мыжлый һәм алардан һәр ике дөньяда да берничек тә котылу әмәле юк… Тәмугта да бернинди дә ут янмый, анда килүче һәркем үз утын үз күңелендә үзе алып килә, дип фараз кылган бөек дин белгече.
== Сылтамалар ==
{{commons category|Al-Ghazali}}
|