Мөхәммәт-Әмин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к {{TwinCYR|Möxämmät-Ämin xan}}
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Сура → Сыры using AWB
Юл номеры - 30:
== Мәскәү протекторатыннан баш тарту ==
[[Файл:Chingizovich-Muhammed-Emin-1.jpg|right|180px|thumb|Мөхәммәт-Әмин хан]]
Икенче тапкыр Казан ханы булып утыргач (1502—1518), Мөхәммәт-Әмин үзенең дөньяга карашын үзгәртә, сәяси хәлләрне башкача бәяли башлап, үз дәүләтен бәйсезлек юлы белән үстерү күзлегеннән чыгып эш итүгә керешә. Чыганакларда әйтелгәнчә, монда аның яңа җәмәгәте – Илһам ханның тол калган хатыны зур йогынты ясаган.
 
Илһамның тол хатыны Казан җиренең ватанпәрвәре (патриоты) һәм үзенең беренче ире белән сөргендәге кыерсытуларны күп күргән кеше булган, һәм, әлбәттә, ул Мөхәммәт-Әминнең милли хисләрен уята алган. Ханның әнисе Нурсолтан тәрбиясенең дә йогынтысы тимичә калмаган, ханбикә ул вакытта Кырымда яшәсә дә, Казанга һәм Руська үз балаларын күрү өчен әледән-әле килеп торган.
Юл номеры - 38:
 
=== Беренче бәрелеш ===
Картаеп беткән Иван IIIнең көннәре инде санаулы гына калганлыгын, кайчандыр куәтле монархның бүген һич тә хәлиткеч көч була алмавын хан бик яхшы аңлаган. Ә рус монархының улы – тәхет варисы Василий III әтисе кебек сәләткә ия булмаган. Мөхәммәт-Әмин 60 меңле гаскәрен Түбән Новгородка таба җибәргән. Олуг кенәз татарларның чик буендагы СураСыры елгасын кичеп чыгуларын ишеткән һәм аларга каршы үз гаскәрләрен чыгарган. Әмма казанлылар бу вакытта инде Түбән Новгородны камап өлгергәннәр, тик шәһәрне ала алмаганнар һәм, рус гаскәре белән очрашмыйча, кире кайтып киткәннәр.
 
== [[Казан янындагы сугыш (1506)]] ==