Киев Русе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Сура → Сыры using AWB
Юл номеры - 71:
|искәрмә =
}}
[[Файл:Principalities of Kievan Rus' (1054-1132) ru2.svg|300px|мини|уңда|[[1054]]-[[1132 ел]]ларда [[Киев Русе]]]]
 
'''Киев Русе''' яки '''Борынгы урыс дәүләте''' (tat. lat. [http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киев_Русе ''Kiev Ruse'']) ([[882]] – [[1240]]) - [[Көнчыгыш Аурупада]] урнашкан урта гасырлар дәүләте. 9-нчы гасырда [[көнчыгыш славян кабиләләре]] берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Юл номеры - 77:
Чәчәк ату дәверендә Борынгы урыс дәүләте [[Таман ярымутравы]]ннан көньякка, [[Днестр]], [[Висла]] елгаларына кадәр көнбатышка, [[Төньяк Двина]] елгасына кадәр төньякка кадәр җәелгән булган.
 
[[1132]]-[[1134]] елдан соң Киев Русе күп кенәзлекләргә таркалган. [[1132]] елда [[Полоцк]], [[1134]] елда [[Новгород]] шәһәре Киев кенәзенең хакимиятен танырга туктаганнар, «разодралась вся земля Русская» (Новгород кулъязмасы). Аерым рус кенәзлекләре үз кенәзе белән идарә ителгән, кайчакта рус кенәзлекләре арасында үзара сугышлар булганнар.
 
[[1237]]-[[1240]] елларда татар-монгол гаскәрләре борынгы рус кенәзлекләрен буйсындырганнар.
Юл номеры - 87:
 
[[Идел буе Болгары]] белән Киев Русе арасындагы килешүләре:
* 1) Идел буе Болгары белән [[Киев Русе]]неңРусенең бөек кенәзе [[Владимир I]] арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң ([[985]]), кенәз [[Владимир I]] болгарларның [[икътисад]]и яктан өстенлеген таный ('''«... все они в сапозех»''') һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый ('''«им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»'''), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
* 2) [[Идел буе Болгары]] дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән [[1006]] елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
* 3) [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] арасындагы [[1221]] елгы килешү. Болгарлар русларның [[Устюг]] шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның [[Ашлы]] шәһәрен ([[1220]]) яулап алу [[сугыш]]ларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, [[Ука|Ука]] елгасы буенда урнашкан кайбер [[мордва]] [[авыл]]лары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
* 4) [[1229]] елгы [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] арасындагы килешү ([[1229]]). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән СураСыры елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә '''ачлык афәтеннән котылу''' чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.
 
== Таркалыш ==
[[Файл:MongolEmpire.jpg|300px|мини|уңда|Татар-монгол тарафыннан Ауразияне буйсындыру. ]]
[[XIII гасыр|13-нче гасыр]]да Киев Русенең феодаль таркалыш чоры булган, дәүләт 15 аерым урыс кенәзлегенә таркалган. Һәрбер кенәзлек белән Рюрик нәселеннән булган кенәз идарә иткән. Аерым урыс кенәзлекләр арасында бәрелешләр еш булган. Формаль рәвештә феодаль таркалыш чорында Киев шәһәре - Борынгы урыс дәүләтенең башкаласы булып калган.
 
Юл номеры - 121:
* Фроянов И. Я. Киевская Русь: Очерки социально-экономической истории. — Ленинград, 1974.
 
[[Төркем:Киев Русе]]
[[Төркем:Русия тарихы]]
[[Төркем:Украина тарихы]]
[[Төркем:Беларусия тарихы]]