Чыңгыз Әхмәров: юрамалар арасында аерма

к
clean up, replaced: Казахстан → Казакъстан using AWB
к (Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q4073022 (translate me))
к (clean up, replaced: Казахстан → Казакъстан using AWB)
}}
 
'''Чыңгыз Әхмәров''' ({{lang-ru|Чингиз Абдурахманович Ахмаров}}) – рәссам, график, монументаль сәнгать рәссамы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, [[Үзбәкстан]] ССРның һәм Татарстанның халык рәссамы.
 
==Тәрҗемәи хәле==
Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров [[1912 ел]]ның 12 маенда [[Ырынбур губернасы]]ның [[Троицк шәһәре]]ндә туа. Әтисе мәгърифәтче була, Троицкида мөселман мәктәпләре оештыра. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз [[1927]]-[[1930]] елларда [[Пермь]] сәнгать техникумында укый. [[1930]]-[[1935]] елларда Чыңгыз Әхмәров [[Сәмәрканд]] шәһәрендә яши, «Яңа юл» журналы белән хезмәттәшлек итә, сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасында («Изофабрика») рәссам булып эшли. [[1935 ел]]да ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны [[1942 ел]]да Сәмәркандта тәмамлый.
 
[[1949]], 1955-57 елларда Ч.Әхмәров Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесында (элеккеге Строганов училищесы) укыта. [[1950 ел]]лар башыннан ул [[Ташкент]]та яши. Ул 1952-54 елларда Үзбәкстанның Республика сәнгать училищесында укыта, 1970-72 дә Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968-70) Ташкент политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедрасы мөдире булып эшли.
Ч.Әхмәров – замандашлары портретлары, чит илләргә сәяхәтләр ясау тәэсирендә язылган график эшләр, рәсемнәр авторы да.
 
Ч.Әхмәров [[1955]]-56 елларда [[Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры]] фойесын һәм диварларын (“Бию”, “Музыка”, “Сәнгать” композицияләре), [[1957 ел]]да Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи.
 
«Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза. [[1980]] елларда рәссам татар тарихы һәм мәдәнияте темасына әйләнеп кайта. Шушы елларны Чыңгыз Әхмәров «[[Мәрҗани]] Үзәк Азияд»ә, «[[Сөембикә]] [[Үтәмеш-Гәрәй]] белән», «Габдулла Тукай», «Тормыш», «Татар кызы», «Татар биюе» дигән хезмәтләрен иҗат итә.
 
Ч.Әхмәров халыкара күргәзмәләрдә ([[Италия]], [[Франция]], [[Алмания]], [[Канада]], [[Бельгия]], [[Һиндстан]], [[Япония]] һ.б.), бөтенсоюз һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның шәхси күргәзмәләре [[Мәскәү]]дә, Ташкентта, Казанда күрсәтелә. Рәссам әсәрләре [[Третьяков галереясы]]нда, Шәрыкъ сәнгате музеенда ([[Мәскәү]]), Үзбәкстан, КазахстанКазакъстан һәм Татарстан музейларында саклана.
 
Ч.Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкент шәһәрендә вафат була. 2006 елда ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.
* [[Мәдәни Җомга]]: [http://www.madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/483-divarlarda-%E2%80%93-d%D3%99ver-sur%D3%99te.html М. Галиуллина. Диварларда — дәвер сурәте]
 
{{DEFAULTSORT:Әхмәров, Чыңгыз}}
[[Төркем:Татар рәссамнары]]
[[Төркем:Үзбәкстан татарлары]]
[[Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатлары]]
{{DEFAULTSORT:Әхмәров, Чыңгыз}}
1 234 896

правок