Аяз Гыйләҗев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к 89.232.118.91 үзгәртүләре (бәхәс) Addbot юрамасына кадәр кире кайтарылды
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Казахстан → Казакъстан using AWB
Юл номеры - 25:
 
==Тормыш юлы==
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев [[1928 ел]]ның [[17 гыйнвар]]ында [[Татарстан]]ның [[Сарман районы]] [[Чукмарлы]] авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары [[Зәй районы]]ның [[Югары Баграж]] авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны [[Сарман]] урта мәктәбендә укый.
 
[[1948 ел|1948]] – [[1950 ел|1950]] елларда ул – [[Казан дәүләт университеты]] студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. [[1950 ел|1950]] елның мартыннан башлап [[1955 ел]]ның августына кадәр [[КазахстанКазакъстан]]да тоткынлыкта була. [[Казан]]га кайткач, университетта укуын дәвам итә.
 
[[1957 ел]]ның мартыннан [[1961 ел]]ның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: [[«Чаян»]] һәм «Азат хатын» (хәзер [[Сөембикә журналы|«Сөембикә»]]) журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, [[«Совет әдәбияты»]] ([["Казан утлары"]]) журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.
 
[[1961 ел|1961]]-[[1963 ел|1963]] елларда [[Мәскәү]]дә [[СССР Язучылар союзы]] каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Юл номеры - 38:
Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Ләкин аның актив иҗат эшчәнлеге [[1956 ел|1956]] елдан башлана дияргә була.
 
Беренче әсәрләрендә үк анык сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.
 
"Өч аршин җир" ([[1962 ел]]), "Зәй энҗеләре" ([[1963 ел]]), "Урталыкта"([[1969 ел]]), "Язгы кәрваннар"([[1972 ел]]), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" ([[1973 ел]]), [["Җомга көн кич белән"]] ([[1979 ел]]), "Әтәч менгән читәнгә" ([[1979 ел]]-[[1980 ел]]) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестлар остасы итеп танытты.